Казанда эротик массаж салонында эшләүче яшь кызның серле үлемен тикшерәләр

-- Лэйсирэ

6 декабрьдә Казанда массаж салонының 19 яшьлек хезмәткәре үлеменнән соң тикшерү башланган. Бу хакта “Татар-информ”га хокук саклау органнарындагы шәхси чыганак хәбәр итә.

Социаль челтәрләрдә Казанда Декабристлар урамындагы эротик-массаж салоны хезмәткәренең үле килеш табылуы турында мәгълүмат таралды.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар кызның Удмуртиядән акча эшләргә килгәнлеге турында әйткән. Алар мәгълүматы буенча, кызда көч кулланып үтерү билгеләре булмаган.

Фото: https://pixabay.com

Бәйле