Ходай Тәгалә никтер хатын-кызларны күбрәк, ир-атларны азрак яраткан. Шуңа да, гүзәл затлар үзенә яр таба алмыйча интегә. Әле бит ир-ат саналганнарының да юньлеләре бармак белән генә санарлык. Кайсы исерек, кайсы наркоман, кайсы ялкау дигәндәй… Ә менә нормаль булып, гаиләсен тәэмин итеп тора ала торганнары өчен “сугыш” бара…

Алия исемле танышым күрше­ләрендә яшәүче ирнең беренче хатыны өстенә икенчесен алып кайтуын әйтеп, шаккатырган иде. Югыйсә, мондый хәлне кинода гына күргән бар, чынбарлыкта андый галәмәт буладыр дип башка да китермибез.

Шуңа да танышымнан: “Әллә дөрес аңламадыңмы, бәлки эш бөтенләй башкачадыр?” – дип кабатлап сорадым. Алия исә барысын да дөрес аңлавын һәм әлеге ирнең ике хатын белән бер түбә астында яшәвен тәкрарлады.

Танышым аларның яшәү рәвеш­ләре турында күбрәк сөйләгән саен, бу гаилә белән танышып, тормышларына күз салу теләге артканнан-арта барды. Бу ирнең олы хатыны әлеге хәлләргә ничек түзә дә, яшенең хатын өстенә хатын булып килергә ничек батырлыгы һәм ояты җитте икән, дип уйладым. Ирләр аз дигәч тә инде, ул кадәр үк кыланырга кирәк микәнни соң?!

Дустым күршеләренең минем белән сөйләшеп тә тормаячагын мең кат кисәтсә дә, Казанның Чишмәле урамында ике хатын белән яшәүче ирнең фатир ишеген шакырга уйладым. Куып чыгарсалар чыгарырлар, миннән калмасын дидем.

Кыңгырау төймәләренә басканда кулым бераз калтырап та алды әле, ни дисәң дә, кеше тормышына кысылу бит. Ул арада фатир эчендә йөгерешкән тавышлар ишетелеп, ишекне тугыз-ун яшьләрдәге бер малай ачты. Бу сабыйга килүемнең сәбәбен дә аңлатып булмый бит әле. “Әтиең сезгә яңа апай алып кайттымыни?” – дип сорыйммыни инде?

Чем-кара күзләрен миңа төбәп карап торган малайга ни әйтергә белми торганда, ишек тагын да иркенрәк итеп ачылып, кыска халат кигән бер ханым күренде. Ул әле генә ваннадан чыккан иде булса кирәк, башына ураган сөлгесеннән шуны абайлап алдым. Үземнең нинди йомыш белән килүемне турыдан-туры әйтсәм, бу усал карашлы хатын борын төбемдә ишекне шартлатып ябып кереп китәчәк иде, шуңа да үземне сораштыру үткәрүче дип таныштырган булдым. Янәсе, хатын-кызларыбызның бүгенге көндә ни дәрәҗәдә мәшгуль булулары белән кызыксынып йөрим. Шулай дигәч, әңгәмәдәшемнең карашы бераз усаллыгын югалта төшеп, ул мине фатирга узарга ук чакырды.

Керә-керешкә бу ханымнан фа­тирларының зурлыгы белән кызыксындым. Өч бүлмәле икән. Без исә аның белән кунак бүлмәсенә кереп утырдык, ә малай безнең арттан калмады, бүлмәгә кереп, компьютерын кабызырга тотынды. Мин сораштыру үткәргән кыяфәт чыгару өчен блокнотымны алып, әңгәмәдәшемә сораулар яудырырга тотындым.

Каршымда утырган хатынга 39 яшь, беркайда да эшләми, исеме – Альбина. Бер улы, бер кызы бар, болар яши торган фатир иренеке санала, аңа әти-әнисеннән калган. Ире бер төзелеш фирмасында прораб булып эшли, ягъни төзүчеләр белән җитәкчелек итә. Альбинаның хезмәт кенәгәсендә ике еллык эш стажы теркәлгән, кайчандыр сатучы булып эшләп алган. Әмма ул хөкүмәт эшенә чыгуның нәрсә икәнен күптән оныткан булса кирәк. Ни сәбәпле эшкә чыкмавын сораша башлагач, бик эре кыяфәт белән:

– Ирем тулысынча тәэмин итә, тиен акчага эшләп йөрмәскә куша, – дип җавап бирде.

Сизеп торам, хатынның күңеле буш түгел, аз гына тырышсаң, сер капчыгы тишелеп тә китәр кебек. Әмма мин берни белмәгәнгә салышуымны дәвам итәм. Әлеге фатирда тагын кемнәр яшәве турында сорыйм. Әңгәмәдәшем кинәт шактый дулкынланып, халат итәген бөтәрләргә тотынды һәм озак кына уйланып торганнан соң, чын дөреслекне ачып салды. Менә шушы өлештә миңа чын дусларча аның кайгысын уртаклашырга туры килде.

– Моңарчы дүртәү яшәдек: мин, ирем һәм ике балабыз, – диде ул, күз яшьләрен тыя алмыйча. – Безнең бәхеттән көнләшүчеләр күп булды, әллә күз тидерделәр инде! Ирем эчмәде, сулга йөрмәде, акчаны табып кына торды. Менә шулай рәхәт кенә яшәп ятканда, аяз көнне яшен суккандай булды! Узган айда ирем бер кызны җитәкләп кайтып керде. “Кадерлем, бу кыз моннан соң безнең белән яшәячәк”, – диде. Мин башта әлеге кызны аның берәр туганы түгел микән дип уйладым, әмма ул аның сөяркәсе булып чыкты. Җитмәсә, башына яулык япкан, әйтерсең шундый чиста күңелле мөселман кызы! Башын аска да ими бит ичмасам, күземә туры карап тора, бәдбәхет! Ул инде ярты ел буена иремне азындырып йөргән, түзәрлекләре калмагач, бергә яшәргә булганнар. Ирем безне беркайчан да ташламаячагын әйткәч, кызый безгә килеп яшәүдән, кече хатын булудан да тартынып тормаган.

Имеш, мәхәббәте хакына ул моңа да түзәргә әзер икән!

Яңа танышым сөйләгәннәрне тыңлаганда, бу сүзләрнең чынбарлык икәненә үземнең дә ышанасым килмәде. Ниндидер сериалга килеп эләккәндәй булдым, үземне бу бәхетсез хатын урынына куеп карадым, Алла сакласын! Гаилә башлыгы үзеннән 17 яшькә кечерәк яшь хатынына балалары яшәгән бүлмәне дә биргән. Ә сабыйлар хәзер кунак бүлмәсендә яши икән. Ир бер кичне яшь хатын белән куна, икенчесендә Альбина янына керә ди.

– Дамир әллә кайчаннан бирле мөселман ирләренең берничә хатын белән яшәргә хаклы икәнен әйтеп килде, – ди Альбина. – Әмма мин бу сүзләргә артык игътибар бирмәдем, шаярадыр дидем. Ә көннәрдән бер көнне бу миңа тагын бер тапкыр өйләнергә рөхсәт итүемне сорый башлады. Имеш, кешедән качып, хыянәт итеп йөргәнче, кече хатын алып кайтып куя да, аның белән минем күз алдымда яши.

Үземнең моңа беркайчан да ризалык бирмәячәгемне әйткәч, Дамир: “Ризалашырсың! Ризалашмасаң, тормышыңны башкача корырсың”, – диде. Шулай итеп икенче көнне үк миңа фатирны яшь хатын белән бүлешергә туры килде.

Иренең бу кыланмышына чыдый алмыйча, Альбина туган-тумачасын да чакыртып караган. Бәлки алар ирен акылына китерә алыр дип уйлагандыр инде. Әмма тегесенең колагына туганнар үгете дә кермәгән, ул үзенең чын мөселман ирләренчә ике хатын белән яшәячәген белдергән.

– Беренче төнне стена артында ирем­нең башка хатын белән түшәктә аунавын кабул итә алмыйча, туганнарга чыгып киттем, – дип, эчендәгесен бушатырга ашыкты әңгәмәдәшем. – Ничә ел буе бергә яшә-яшә дә, ул башка берәүнең кочагына керсен әле! Фатирга әйләнеп кайтасым да килмәде, иремне күралмас дәрәҗәгә җиттем. Елый-елый күз яшьләрем кибеп бетә язды. Әллә балаларны алып, чыгып китим микән, дип тә уйлаган идем. Туганнар: “Ник әле син иреңне башка берәүгә бүләк итәргә тиеш? Әнә, яшь хатыны чыгып китсен, тормышын түзеп була алмаслык ит!” – дигәч, үземә тиешлесен алырга булдым.

Туганнары киңәше белән Альбина, теләмәсә дә, яңа тормышына күнгән. Яшь хатын үзен хуҗабикә итеп хис итмәсен өчен барысын да эшли икән ул. Тегесе ашарга пешерә башласа, ашына учлап тоз сала, керенә тап төшерә икән. Яшь хатын боларга түзә алмыйча, елап бетә ди. Әмма уртак ирләренә берни белдерми икән. Күрәсең, бу “сугыш”ның үзара гына барганын аңлый һәм зарлана башласа, ире куып чыгарыр дип куркадыр инде.

– Мин аңа монда иркенләп яшәргә ирек бир­мәячәкмен, ул барыбер үзе чыгып китәчәк, – ди танышым, үзенә ышанган кыяфәт белән. – Яшәр-яшәр дә, түзә алмыйча, башка ир эзләп чыгып китәр. Беләм, аңа иремнең байлыгы һәм фатиры гына кирәк. Ул бит авыл кызы, яшәр урыны да юк. Әти-әнисе дә аның кайда, кем белән яшәвен белми. Бу әти-әнисеннән качып кына никах укытып, кеше ире белән яшәп ята. Әгәр туганнары белә калса, үзләре үк килеп алып китәрләр әле. Аның паспортын кулыма төшереп, әти-әнисенең кайда яшәвен белешергә уйлап торам. Әгәр белеп алсам, аларга барачакмын һәм кызларының кеше ире белән яшәп ятуын ачып салачакмын.

Әңгәмәдәшемнең шулай ачылып китеп, бер белмәгән кешегә бөтен тормышын сөйләп бирүенә шаккатып утырганда, кыңгырау шалтыравыннан сискәнеп киттем. Альбина йөгереп барып ишекне ачты һәм аннан урта яшьләрдәге ир кергәне күренде. Аның үз-үзен тотышыннан фатир хуҗасы икәнен сизү кыен түгел иде. Ни гаҗәп, Альбина үзен яраткан хатыннарча тотты, төшке ашка кайткан иренең аяк киемен алып куйды, кулын юып, аш өстәле артына утырырга кушты. Ә миңа саубуллашып чыгып китүдән башка чара калмады, ире кайткач хатын миңа аны хурлап утырмаячак бит инде.

Аңлавымча, Дамирның яшь хатыны мөселман кызлары өчен киемнәр сатыла торган кибеттә эшли, читтән торып югары уку йортында белем ала. Ял көннәре һәм бәйрәмнәрдә авылына кайтып килгәли икән, бу көнне Альбина түземсезлек белән көтә, билгеле. Хатын иренең яшь хатын алып кайтуына бик хурланган булса, хәзер ул аннан котылу юлларын эзли һәм әлеге алышта үзенең җиңеп чыгачагына ышана.

Бу хатын үзендә нинди көч табадыр, белмим, әмма шәхсән үзем аның батырлыгы һәм максатчанлыгына шаккаттым. Менә бит, безнең хатын-кызларыбыз гаиләсен саклап калу һәм ирен кайтару өчен нинди гамәлләргә әзер! Әмма алай гына ирне төзәтеп була микән соң?! Бу көндәшеннән котылган очракта да, ире икенчесен алып кайтмас дип кем әйтә ала? Алай дисәң, хатын өстенә хатын булырга һәм көндәше белән бер түбә астында яшәргә ризалашучылар тагын табылыр микән?

Автор: Язилә Камалова
 "Акчарлак" газетасы
Фото: https://pixabay.com

Бәйле