«Шоферларга нинди өстенлекләр бар?» — пенсия турында иң четерекле сорауларга җавап

-- Лэйсирэ

Пенсия алу буенча халык арасында төрле сораулар туа. Быел Россия Дәүләт Думасы депутатлары кабул иткән яңа реформа сорауларны тагын да арттырды. Укучыларыбыз, үзләрен борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертүне сорап, редакциягә дә шалтыраталар, хатлар язалар. Бу уңайдан Казандагы Яңа Савин районы Пенсия фонды идарәсе белгечләре аңлат­маларын тәкъдим итәбез.

Укытмаган ел стажга керәме?

– Мин гомуми белем бирү оешмасында директор вазифасын башкарам. Өстәмә эшем дә бар: өлкәнрәк сыйныф укучыларына физика фәнен укытам. 2007 елда дәрес­ләрем булмады. Ул ел педагоглык эшчәнлегендә махсус стаж саналып, пенсиягә алданрак чыгу хокукы бирәме?

– 2002 елның 29 октя­б­рендә кабул ителгән Россия Хөкүмәте карарының 8 нче пункты буенча, гомуми белем бирүче мәктәп директорлары шул яки башка мәктәптә атнага кимендә 6 сәгать дәрес бирү белән шөгыльләнсә (елга 240 сә­гать), әлеге эшчәнлек стаж буларак исәпкә кертелә. Ул еллар картлык буенча алданрак пенсиягә чыгу хокукы бирә. Сезнең мисалны алсак, 2007 елны стажга санап булмый, чөнки укыту эше алып бармагансыз.

Шоферларга нинди өстенлекләр бар?

– 14 ел буе шәһәр мар­ш­рут автобусы йөр­тәм. 6 ел дәвамында заказлар буенча шәһәр транспортында пассажирлар ташыган идем. Мин пен­сия­гә алданрак чыга алам­мы?

– “Иминият буенча пен­сия­ләр турында”гы федераль закон нигезендә, шә­һәр җәмәгать транспортлары – автобус, троллейбус, трамвай йөртүчеләр алданрак пенсиягә чыгарга мөм­кин. 55 яшьтән пенсия­гә китү өчен, ир-атларның ул хезмәттә кимендә 20 ел эшләве һәм 25 елдан да аз булмаган иминият стажы булуы кирәк. Хатын-кыз­лар­дан кимендә 15 ел эш­ләү һәм 20 ел стаж сорала һәм алар шул очракта 50 яшьтән картлык буенча пенсиягә чыга ала. Ә заказ буенча пассажир ташучы булып эшләүчеләргә андый өстенлекләр юк. Сезгә хәзерге хезмәтегезне дәвам иттереп, җитәрлек стаж туп­ларга киңәш итәбез. Шул чагында гына 55тән лаеклы ялга чыга алачаксыз.

Индексация нишләп юк?

– Пенсиягә чыксам да, эшләп йөрдем. Быел август аенда гариза язып, эштән киттем. Байтак вакыт үтте инде, ә индек­сациягә һаман исәп-хисап ясалмады. Ни өчен икән?

– 2013 елның 28 декаб­рен­дә кабул ителгән “Иминият пенсияләре турын­да”гы федераль закон ни­гезендә хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионерларга эшләү дәверендә бирелер­гә тиешле индексацияләре яңадан исәпләнелә һәм ул сумма иминият пенсиясенә кушыла. Бу түләү эштән кит­кәннән соң икенче айдан санала башлый. Эш би­рүче оешма мәгълүмат­ларны Пен­сия фондына җибәрә. Иминият пенсия­сенә өстә­мәне исәпләп түли башлаганчы, берничә ай уза.

Эретеп ябыштыручыларга ничә ел эшләргә?

– Электр белән эретеп ябыштыручы булып эшлим. Эшем зыянлы санала. Элек зыянлы эштә эшләү­челәргә 12 ел да 6 ай стаж җыйсаң, 55 яшьтән пен­сия­гә китеп була, дип әй­тәләр иде. Пенсия турындагы законга үзгәрешләр кертелгәч, безне ниләр көтә икән, ташламаларны бетермәделәрме?

– Шулай ук 2013 елгы “Иминият пенсиясе турын­да”гы федераль закон буенча, әгәр 25 ел гомуми иминият стажы бар икән, электр белән эретеп ябыштыручы булып авыр, зыянлы эштә эшләүче ир-атларга 12 ел да 6 айдан 55 яшьтә пенсия билгеләнә ала. Документлар нигезен­дә шуны расласагыз, димәк, 55 яшьтән лаеклы ялга чыгасыз. Россия Закон актларындагы аерым үзгәреш­ләр, төзәт­мәләр зарарлы һәм авыр хезмәт башкаручылар пенсия түләүләренә кагылмый.

(Фәния Арсланова/“Ватаным Татарстан”, /№ 176, 05.12.2018/)

Фото: https://pixabay.com

Бәйле