Җәвит Шакировның улы Искәндәр югалган?

-- Лэйсирэ

Яшь популяр артист Искәндәр Шакировның иҗатын көн саен күзәтеп торучылар артистның соңгы арада социаль челтәрләрдән югалып торуын сизгәндер. «Сәхнә» журналы хәбәрчеләре җырчы егетнең кайда югалганын һәм бүгенге көндә ниләр белән мавыгуын үзеннән сораган.

– Дөрестән дә, соңгы вакытта күпләр мине социаль челтәрләрдә югалтты һәм бу хакта кызыксынып, бик күп хатлар килде. Мин беркемгә дә җавап бирергә тырышмадым, чөнки билгеле бер вакытка кадәр моны сер итеп сакларга теләдем. Соңгы айда планлаштырылган концертлардан һәм чыгышлардан баш тарттым. Югалуымның төп сәбәбе шунда: үз-үзем белән генә каласым һәм рухи яктан ял итәсем, үземне автор буларак үстерәсем килде. Мин эшсез ял итеп ятмадым, билгеле. Барлык вакытымны шигырьләр язуга һәм китаплар укуга багышладым. Шулай ук шәһәребезнең төрле матур урыннарына, музейларга, театрларга йөреп, илһам чыганагы эзләдем.

Күптәннән иҗатымны һәм үземне башка жанрда сынатып карыйсым килгән иде. Шуңа күрә шушы кечкенә генә «отпуск» дәвамында үземнең иҗат төркемем белән яңа материаллар әзерләү өстендә эшчәнлек алып бардым. Яңа җырларым тулысынча текстның бирелеше һәм формасы ягыннан үзгә. Минем электән үк җырларыма тагы да күбрәк мәгънә салып, күбрәк хис ягына өстенлек бирәсем килгән иде. Бүгенге көндә шушы башкарылган эш арасыннан бер җырны аерып күрсәтәсем килә. Бу җырга тырышлык, вакыт, рухи һәм физик көч башка җырларга караганда күбрәк салынган. Искәртеп үтәргә кирәк, әлеге җырны иҗат итүгә күп кеше үз өлешен кертте. Яңа җырларымның берсе «Яшкелт күзләреңнән» дип исемләнә. Хәзерге вакытта эшчәнлек алып барылган яңа материаллар электрон сату мәйданчыкларында урын алачак, дип сөйләгән Искәндәр Шакиров.

Фото: коллаж Татар тудей
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий