«Әле дә елап алам»: Марат Шәйбәков үзе һәм гаиләсе турында барлык серләрне чишә — Акчарлак

-- Лэйсирэ

Башкортстанның атказанган артисты, композитор Марат Шәйбәков җыр сәнгатендә үзенең кабатланмас тавышы һәм стиле белән аерылып торган җырчы. Сәхнәдә үзен тыйнак тотуы – аның үзенчәлеге. Халык мәхәббәтен дә шулай яулагандыр ул.

– Мин Башкортстанның гүзәл Аскын районыннан, – дип сөйләп китте ул. – Билгеш авылында алты балалы гаиләдә дүртенче булып туганмын. Стәрлетамак музыка техникумында баян бүлегендә укыдым. Аннары Башкорт филар­мониясенә баянчы булып эшкә урнаштым. Күп еллар цирк бригадасында эшләп йөрдем. “Кызык мәзәк”, “Кәтүкләр” төркеменә алдылар. Шуннан әкрен генә җырлап киттем. 6 октябрьдә 45 яшь тулды үземә. Уфада зурлап концерт үткәрдем.

– Хатыныгыз кайсы өлкәдә эшли?

– Ләйсәнем – медик. Аның белән танышуыбыз аның эшендә булды. Егетләр янына барып йөри идем, шунда Ләйсәнне күреп алдым.

– Балаларыгызның артист булуын теләр идегезме?

– Ике балам бар. Олы улыма – 13, кызыма 4 яшь. Аларның артист булуын теләмәс идем, чөнки бу авыр хезмәт. Элек, безнең заманда хәлләр яхшырак иде, хәзер көннән-көн авырлаша.

– Үз йортыгыз белән торасызмы?

– Юк, фатирда. Уфа янында йорт салып ятабыз.

– Пешерергә яратасызмы?

– Бик яратмыйм. Ләйсән авылга кайтып китсә, өйдә ашаганым юк, йә ашханә, йә кафе тирәсендә ашап йөрим. Тотынсам, оста пешерәм, ләкин ул эшне яратмыйм.

– Нәрсә ачуыгызны чыгара?

– Соңга калып йөргән кешене яратмыйм. Мин бик пунктуаль кеше. Чакырган җиргә берәр сәгать алдан килеп утырам.

– Татарстанда еш буласызмы?

– Татарстанга әле генә керә башладым. Узган ел, быел телевидение һәм радиоларга җырларны бирдем.

– Артистлар арта. Эстрадада үз йөзегезне югалтырмын дип курыкмыйсызмы?

– Курыкмыйм, чөнки үз стилем бар, тырышам, эшлим.

– Сез барыбер артист кеше. Концертлардан соң яныгызга мәхәббәт аңлатып килгән хатын-кызлар булмыйча калмагандыр. Аларга ни дип җавап бирәсез?

– Концертларга күп хатын-кызлар йөри. Алар гашыйк булырга тиештер дип уйлыйм. Алар гашыйк булмаса, концертка йөрүче дә булмас иде. Концерттан соң яныма киләләр, матур итеп аралашабыз. Интернетта төрлечә язалар, ә мин матур гына җавап бирергә тырышам.

– Концерттан җыелган чәчәк­ләрне нишләтәсез? Әллә күбрәк бүләкләр бирәләрме? Тамашачы тарафыннан бирелгән иң зур бүләк нинди?

– Чәчәкләрне түкми-чәчми өйгә алып кайтам да тезеп куям. Төрле әйбер бирәләр: букет, коньяк, шампан шәрабе. Иң зур бүләк – итальян баяны. Себердән мине яратып тыңлаучы Наил абый Мәрдәнов бүләк итте. Ул әле хатынның якташы да. Заказ биреп, минем өчен махсус ясаткан. Аңа мин чиксез рәхмәтле.

– Алтын балык эләгеп, “өч хыя­лың­ны тормышка ашырам”, дисә, ниндиләрен атар идегез?

– Иң беренче гаиләмә, туганнарыма тазалык сорар идем. Аннан үз исемемнең бөтен дөньяга яңгыравын теләр идем. Өченче теләк – Россиянең халык артисты булып китсәм, ай, шәп булыр иде.

– Елаганыгыз бармы?

– Мин – йомшак күңелле кеше. Әти, әни үлгәч еладым. Әле дә исемә төшсәләр, елап алам.

– Хәзерге заманда тормыш итү авырмы? Концертлардан тыш берәр эшегез юкмы тагын?

– Концертлар, банкетлар инде. Башка шөгылем юк. Тормыш итү җиңел түгел, бөтен нәрсә кыйммәт. Иртән тору белән акча кирәк. Гаиләне дә карыйсы, тырышырга да тырышырга.

– Бу дөньяда кеше булып калу авырмы?

– Гади булырга кирәк. Мин артист дип борын чөеп йөрергә ярамый. Бүген – күктә, иртәгә җирдә булырга мөмкинсең. Дөнья матур һәм киң, барыбызга да җитә.

Фото: https://vk.com
Әңгәмә «Акчарлак» газетасының 1 ноябрьдә чыккан 43 нче саныннан алынды.

Бәйле