«Озак яшереп тоткан акчага җен ияләшә» — Акчарлак

-- Лэйсирэ

Үткән гасырның 50нче еллары башы. Хаҗи бабай кием тегүче иде. Эшләп җыйган акчасын юк-барга сарыф итмичә, гел җыеп барган ул. Моның өчен балчыктан ясалган чүлмәк файдаланган. Чүлмәкне, кар базының бер стенасына уем ясап, шунда яшереп куйган. Хаҗи бабайның хәзи­нәсендә ару гына акча җыелган.

Анда патша вакытында чыккан тәңкәләр дә, совет чорындагылар да булган, диләр. Халыкта шундый ышану бар: озак яшерелеп сакланган акчага “кара” көчләрдән хуҗа табыла икән. Бу хакта, әлбәттә, Хаҗи бабайның да ишеткәне булгандыр, шуңа, күрәсең, ул картайган саен базына ешрак төшә башлагандыр. Аны “ыслап” менүе дә күңелен бераз тынычландырган, мөгаен.

Соңгы төшүендә бабай баздан чыкмый. Гомер иткән карчыгы аны чүлмәген кочаклап үлгән хәлендә таба. “Төтенгә исереп җан тәслим кылган”, дигән нәтиҗәгә килә авыл халкы. Ә бабайның карчыгы картының үләр алдыннан бик борчылып йөрүен, төнлә дә саташып: “Үзем җыйган мал, тимә!” – дип кычкыруларын ишеткән. Бәлки, чынлап та, картның байлыгын параллель дөнья вәкиле алып китәргә җыенган булгандыр, Хаҗи бабай аның белән көрәшүдән вафат булгандыр?

Чүлмәктән мәрхүмнең бармакларын көчкә каерып алганнар – шулкадәр нык кысып тоткан булган ул аны!

Ә бабайның вафатыннан соң, аның акчасын бүлешеп алган туганнарына, балаларына тынгы бетә.

Ренат Нуретдинов.
Дүртөйле районы.

«Акчарлак»

Бәйле