Эмиль Талиповка һәм Ләйсән Фәйзуллинага мактаулы исем бирелде

-- Алина

7 декабрь   Эмиль Талиповка һәм  Ләйсән Фәйзуллинага театр сәнгате үсешенә керткән өлешләре өчен “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелгән. Бу хактагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган.

Яңалык турында Камал театрының инстаграм битендә язалар.

Яшь артистларның соңгы бергә уйнаган рольләре – Нәкый Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу” спектаклендә Миркәй белән Айсылу рольләре.

Бәйле