-Бите күзе буйлап агып төшкән куе кан тамчыларын сөртә- сөртә урамга атылды Җәүһәр. Гомер буе әчсә дә мондый кансызлыгын беренче мәртәбә әшләве иде иренең. Каршысына китереп куйган кайнар ашны тәликәсе белән атып бәрде. Ватык кыйпылчыклар чәчрәп хатынның кашын ярып төшерде. «Мине агуклап үтереп нишләмәкче буласың свулыч», диеп ярсып сугып жибәрде. Җәүһәр шок хәлендә калды. Олы малайлары армиягә киткәнне саклап кына торган диярсең. Яклаучысыз калган хатынның чарасызлыктан башына үз-үземә кул салыйммы әллә, туйдым бу исеректән дигән уй чагылып китте. Кече малае Әнвәрнең мәчет почмагыннан чыгып укудан кайтып килеше. Ай ходаем балаларым хакына сабырлыклар бирсәңче тәңрем, дип үз алдына сөйләнә-сөйләнә малай каршысына китте.
-Улым, әйдә Сәйдә әбиләреңә барыйк бүген өйдә куна алмабыз ахрысы. Иртән эшкә киткәндә тавык шулпасы пешереп куй бүген әчмим дигән иде…
-Әнкәй башта медсестра Зөһрә апайга кереп яраңны бәйләтик, диде бала еламсырап. Мин беркайчан да әчмәм әни ярыймы, син ышан миңа, диде Әнвәр пышылдауга кучеп.
-Ай улым, балам ходай тәүфикъларыңны гына бирсен инде, ярый әле син бар юатырга. Абыең булмагач икебезгә генә авырырак шул. Төне буе буран котырды. Җәүһәрнең күзенә йокы кермәде. Ире Зарифның соңгы арада бер дә айнымыйча эчүеннән аптырап аны ничек туктатырга диеп баш ватты. Ике улын үстереп бетереп кеше итәсе, олы тормыш юлына аяк басасылары бар. Мондый исерек ата белән туйлар уздыру да кеше көлкесенә калу булыр микәнни?! Бөтен булган савыт сабаларны кырып бетерде, өйдәге кирәк-яракны алып чыгып сатып я булмаса аракыга алыштыра. Көн дә иртән бүген әчмим диеп әйткән ялган антлардан тәмам туеп гаҗиз булды хатын. Өйдәге бетмәс-төкәнмәс мал-туары фермасындагы эше дә аның өстендә булды. Аңа кеше шикелле аңлашып матур итеп яшәү язмаган күрәсең. Ходаем, акыллар бирсәңче, эчүләреннән туктаса иде дип төне буе ходайга елый-елый ялварды. Соңгы тапкыр күзгә-күз карашып сөйләшүләрен дә хәтерләми Җәүһәр, булдымы икән сон ул? Аек вакытта горур баш бирмәс иде кушаматы да «күркә» Зариф булды. Тәккәберләнеп йөрүеннән гайрәте чигеп кеше дә аның белән бик аралашмады. Үзе кебек исерек әшнәләр арасында гына авторитеты югары иде. Чөнки ул аракы табып сыйлаучы.
Сәйдә карчык Җәүһәрнең бер туган абыйсының хатыны. Абыйсы Чернобль атом станциясендә эшләп нурланыштан интегеп үлде бичара. Сәйдә авылга кайтып төпләнде. Кырык яшен тутырып баручы «куркә» Зарифның син авылның иң чибәре бит матурым, яратам сине. Чык миңа кияүгә, диеп сайравыннан туеп, кем икәнен дә белеп бетермичә бик яратмаса да кияүгә чыгып куйды. Читтән торып укуын да ташлады. Ирем таянычым булыр диде. Якты матур хыяллар белән янды. Күптә үтмәде авырга да узды. Ул туса Дамир булыр, кыз булса Дамира кушарбыз дип исемнәр дә уйлап куйды. Шул кичтә үк күзләрен акайтып Зариф исереп кайтты. Никакуй Дамира, малай кирәк миңа дип өстәл төеп кычкырды. Кыз тапсаң кайтып керәсе дә булма дип мыгырданып өстәлдә килеш йоклап та китте.
Ярый әле кайнанасы аңлый торган карчык булып килененә булышып соңгы көненә кадәр ярдәмләшеп яшәде. Улының эчеп кайтып хатынын җәберләвенә бик хурлана иде. Балама дөрес тәрбия бирмәгәнмен, кайда ялгыштым соң дия иде мәрхүмә. Олы баласын табып ун еллар үткәч кенә икечесен табарга карар кылды. Бәлки кыз булыр үземә киңәшче иптәш булыр диде. Исерек ирдән качып авырлы килеш салкын мунчаларда, сарайларда катып басып торуның ахыры начар тәмамлана. Җәүһәр баласын иртә һәм бик авырлыклар белән таба. Аңын югалтып берничә мәртәбә үлемнән алып калалар. Көчле кан китүләрне көч хәл белән туктатып кан салалар. Әнвәр улы бик кечкенә, елак, көйсез булып үсә. Берничә елдан баланың нерв авырулы икәне дә ачыклана. Анда да кеше сүзеннән куркып, иреннән аерылмый, тешен кысып түзә яши бирә ул. Еллар үтә балалары буй җитә, олы улы армиядән кайтып өйләнә, районга барып урнаша. Кечесе мәктәпнең соңгы елын тәмамлый.
Хатын иртән өендәге хайваннарын ашатып керешенә ире ухылдап идәндә тәгәрәп эчен тотып ята. Җәүһәр тагын баш төзәтергә акча алыр өчен артислана икән дип ышанмыйча фермага эшкә китә. Кайткан төшенә дә шулай газапланган ирен күреп больницга илтә. Төрле яклап тикшергәннән соң тиз арада шәһәр больницасына барыгыз кичекмәстән операция кирәк дип юллама бирәләр. Ашыгыч ярдәм бригадасы юлга чыга. Кала врачларының өч сәгатьтән артык ясаган операциясе дә өметләндерерлек булмы. Бары тик хирургның бик соңга калгансыз, яман шешнең соңгы стадиясе, булырлык түгел дия. Айлар буе урын өстендә яткан коры сөяк белән тиредән генә ирнең шәүләсен күргән белмәгән кеше Зариф икәнен танымас та иде. Күзләре тонык эчкә баткан ир хәлсез куллары белән хатыны Җәүһәргә кулларын сызмакчы булып азаплана. Күзләренә карап гомер буе сине кимсетеп, балаларымны, анамны җәберләп яшәдем. Ходай миңа җәзасын бирде. Гафу итә алсаң гафу ит инде җаным дип ярым пышылдады. Башын иеп ташып чыккан күз яшьләрен күрсәтергә теләмичә хатыны: ярый Зариф, ярый гафу итәм, бик сөйләшмә инде хәлең китәр диде. Бу аларның күзгә-күз карашып сөйләшкән соңгы сүзләре булды. Ир төнне чыга алмады. Алмагачлар чәчәк аткан иртәне Зарифны жир куенына иңдерделәр. Кеше рәнҗетмә — үзеңә төшәр, коега токермә — суын әчәрсең, дигән сүзләр хак ләбаса. Борынгылар сүзе. Ләкин аңларга гына теләмибез.
Миләүшә Маликова "Язмышмы? Ялгышмы?" сайты