Сигез айлык улын пычак белән кискәләп яралаган анага хөкем карары чыкты

-- Алина

Үзенең сигез айлык улын пычак белән кискәләп яралаган ана өч елдан артык гомерен төрмәдә үткәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«18 сентябрьдә исерек хәлдәге хатын-кыз 8 айлык улының муенын һәм корсагын берничә тапкыр пычак белән кискәләп яралаган. Баланы хастаханәгә озатканнар һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәннәр», — дип төгәллек кертте Руслан Галиев.

Сорау алган вакытта хатын-кыз үз гаебен таныган һәм прлицейскийларга шул рәвешле сабыйны тынычландырырга теләдем дип әйткән.

Суд аны РФ Җинаять кодексының берьюлы ике маддәсе буенча гаепле дип тапкан. Хатын-кыз алдагы гомеренең 3 ел да 2 аен гомуми режимлы колониядә үткәрәчәк.

tatar-inform

Бәйле