21 яшьлек ана яңа туган сабыен соцчелтәрләр аша сата

-- Лэйсирэ

Псковта 21 яшьлек хатын-кыз үзенең яңа туган баласын сатуда шикләнелә. Бу хакта Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр. Тикшерү версиясе буенча, ноябрь аенда ул кыз бала тапкан, дип яза progorodchelny.

Бала тудыру йортыннан чыккач, социаль челтәрләр аша тапкан сатып алучы белән алдан килешенгәнчә, нарасыен Вологдадан булган хатынга тапшырган.

Вологда өлкәсендә бала сатып алучы тоткарланган дип хәбәр ителә. Хәзер сабый табиблар күзәтүе астында тора. Бу факт буенча «Кешеләр сату» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: https://pixabay.com
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий