Чувашия якларында багучы хатын барлыгын ишетеп белсәм дә барырга җай чыкмый йөрдем. Таныш хатын Гөлфинурның бер дә юктан гына аяклары шешеп врачлардан дәва-рәт тапмагач чувашиягә юл тоттык.

Оксана апайның безне көтеп торгандай капка төбенә чыгып каршы алуына аптрап киттек. Керүгә урын күрсәтеп утырырга кушты да Гөлфинурга ымлап үлемтек юган суга баскансың шуңа аякларың шешә дип аптырашта калдырды. Исеңә төшер, ике ай элек каян кайтып килә идең бакча артлап. Эш урыныңа кызыгып, элек бергә эшләгән иптәшең  бозык ясаган сиңа диде. Кайсы юлдан кайтасыңны махсус карап йөргән. Бергә эшләгән иптәше? Роза?? Чыннан да Гөлфинур китапханәдә Роза белән бергә эшләде бит. Ләкин эш урынына кызмача килү сабәпле аны эшеннән алдылар. Минем гаебем юк бит монда, ничек шулай эшли алды икән ул, җитмәсә бер урамда яшибез бит диде. Багучының пычак белән төрле хәракәтләр ясап, пышылдап укыган сүзләре шифа бирде. Аяктагы шеш кими башлады, җылы йөгерде диде Гөлфинур. Сак бул, тагы этлек эшләргә тырыша әле ул сиңа диде багучы. Менә бу язуны үзеңнән калдырма кесәңдә йөрт, ниндидер төргәк кисәге сузды. Миңа төртеп күрсәтеп “син миңа ярты ел элек килергә тиеш идең инде, ник шул гомергәчә суздың?” диде. Мин аптырап үз-үземә бармак белән төртеп “минме?” дидем. Оксана апай елмаеп мин түгел инде сиңа әйтәм бит, “үдә” бүтән кеше юк сездән башка диде чувашча татарча катыш акцент белән. Тагы ике айга соңга калган булсаң эчеңдәге бозык бөтен тәнеңә таралып чистартып булмаячак иде. Урын өстенә каласы идең. Ирең белән талашулар, аның хыянәте, гаиләсен ташлап китүе дә бозык эше. Икегезгә дә ризык аша кергән, иреңә өстәп тә торалар әле. Ниндидер кара шешәдән төче сыеклык салып эчерде. Баштан аякка кадәр пычак белән суккалап ярым пышылдап  озак укыды хатын. Кулындагы пычагын махсус  агач урындыкка кадап куйгач, минем калтыранган гәүдәмә игьтибар итмәстән “кос” менә бу чиләккә үзең күрерсең хәзер нәрсә икәнен теләсә кайда ашап йөрмәскә дә сабак булыр бу диде. Иреңне күрә алмыйча куып чыгарсын өчен, үзенеке итәргә теләп синнән аерып алган  хатын бозыгы бу. Иреңдәге бозыкны чыгарырга да киләсез әле миңа. Мин күз алларым караңгыланып баш әйләнүдән укшый-укшый аның соңгы сүзләренә колак та салмадым бугай. Чиләк төбенә шапылдап барып төшкән тавык йомыркасының яртысы чамасы түгәрәк чәч, йон тагы әллә нәрсәләр катнашмасы күреп тагы коса башладым.

Оксана апайның кос тагы, бетмәде әле тагы бар дип, баш түбәсендә ниндидер китап терәп торды. Бу юлы ярты метр чамасы кара йон җеп чыкты. Кайтуга мунча кер яхшылап чабын, бер ике сагәть йоклап ал. Ул хатын үз бозыгын үзе алды инде үчләшеп йөрмә, кире кайта ул өчләтә. Ирең дә кире кайта, кер! Аның хыянәте бозык аркасында гына, ул сине ярата. Әлбәттә соңгы сүзләренә мин бик ышанып  бетмәдем инде. Ә Чувашиягә Оксана апай янына килүем дә ярдәм сорап түгел, журналистларча кызыксынуым аркасында  гына иде бит. Гөлфинур аяк авыртуларын онытып минем кыяфәткә карап тел шартлатып утыра бирде. Минем проблема синеке янында чүп кенә икән малай җаным диде ышанмыйча. Без кайтып киткәнче тагы берничә кешене кабул итәргә өлгерде эле ул.

Аягына баса алмаган ике яшьлек сабыйны алып килделәр. Багучы баланың атасына бармак янап синең аркада йөри алмый балагыз, хатыныңа авырлы вакытта суккансың бит аздан гына егылмыйча калган, бик каты курыккан. Буа районыннан килгән марҗа әбигә: “күршеләр шакымый үлгән бабаңның җаны йөри өеңдә” диде. Ике дөньялыкта буталана, китеп бетә алмый эшлисе эшләре калган. Нәрсәдер әйтәсе килә аңлап бетермим. Бүген синең төшеңә керер, бу нәрсәне мендәр астына салып ят. Төшең исеңдә калыр, кара аны ул әйткәнчә эшлә! Иртәгә тагы килерсең миңа. Карчык чыгып киткәч безгә борылып та карамыйча: бабай яшереп акча җыйган, чит хатыннан туган баласына ярдәм итәргә теләп, шуны тапшырмый торып тынгылык бирмәячәк ул әбигә диде. Әби, бабай әйткәнчә эшләсә өе тынычлана шакулар ишетелмәячәк. Кайтып ике айлар чамасы вакыт үттеме юкмы икән мәктәптә укучы кызыбызны җитәкләп ирем кайтып керде. Мин бик гаепле сезнең алда. Мине кичерә алырсызмы белмим, башка барыр җирем юк  минем, сезне бик яратам. Ләкин ничек шулай эшли алдым икән аңламыйм, күзләрем ачылып киткәндәй булды диде. Эчемә җыелган ачуым чиктән ашкан булсада, аек акыл белән эш итеп бала бәхете хакында да уйларга кирәген аңладым. Хыянәтнең бозык аркасында эшләнгәнен аңласам да, акыл белән йөрәк тартышты. Иремне тартып алган кызның кафеда эшләвендә, безнең арага кереп иремәдә миңа да бозык эшләтүен дә белдем. Яшь егетләргә караганда, үз урынын тапкан квартиралы зур урында эшләүче акчалы ирне кулга төшерү җиңелерәк булыр дип уйлаган күрәсең. Үземдә кафега еш йөри идем шул, күп вакыт ирем дә мине эштән каршы алырга иртәрәк килгән көннәрне кафеда көтеп утырырга гадәтләнде.

Бер кат бөгәрләп кире тигезләп җәеп булмаган кагәзь бите кебек, бөгәрләнгән тормышыбызны яңадан башлап җибәрү җиңелләрдән булмас билгеле.

 

 

 

 

 

Миләүшә Маликова "Язмышмы?Ялгышмы?"
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий