Казанда 15 яшьлек кыз балага пистолет белән һөҗүм иткән ир-атны тоткарлаганнар. Вакыйга Фучик урамындагы бер йорт янында булган.
“10 декабрьдә “Азино-2″ полиция бүлегенә Совет районында яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Аның балигъ булмаган кызына пистолет белән янаганнар. Бу хатын билгесез ир-атны җинаять җаваплылыгына тартуны сорый. Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре шаһитларны сораштыра. Фаҗига ничек булганы тиз ачыклана”, – дип сөйләделәр Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә.
Казанда яшәүче ир-атны өендә тоткарлаганнар. Фатирда тентү барышында пистолет табыла.
Ир-ат гаебен таный, җинаять эшләгәндә исерек булуын әйтә. Аңа карата җинаять эше ачылган.
Елена Сәләхова tatar-inform.
–
–