Казанда 31 яшьлек ир-ат 15 яшьлек кыз балага пистолет белән һөҗүм итә

-- Алина

Казанда 15 яшьлек кыз балага пистолет белән һөҗүм иткән ир-атны тоткарлаганнар. Вакыйга Фучик урамындагы бер йорт янында булган.

«10 декабрьдә «Азино-2″ полиция бүлегенә Совет районында яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Аның балигъ булмаган кызына пистолет белән янаганнар. Бу хатын билгесез ир-атны җинаять җаваплылыгына тартуны сорый. Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре шаһитларны сораштыра. Фаҗига ничек булганы тиз ачыклана», — дип сөйләделәр Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә.

Казанда яшәүче ир-атны өендә тоткарлаганнар. Фатирда тентү барышында пистолет табыла.

Ир-ат гаебен таный, җинаять эшләгәндә исерек булуын әйтә. Аңа карата җинаять эше ачылган.

 

 

 

 

Елена Сәләхова tatar-inform.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий