«Минем турыда бернәрсә дә язма! Аңладыңмы! «Деловая!»» — Нурлатта бер түрә зур тавыш чыгара

-- Лэйсирэ

Өйне утын ягып җылытуның ни икәнлеген күптән оныткансыздыр. Газ хәзер бөтен җирдә. Мичкә утын ягып өй җылыттым дип сөйләп торсаң, яныңдагы кешең дә: «Ату, моның газын өзгәннәр инде! Бурычы булгандыр», – дип кенә уйлар. Өй генә түгел, күпләрнең хәзер мунчасы да газга тоташкан, кайберәүләрнең әле сарае да!

Шулай да, өен элеккеге система белән җылытучылар әле дә бар икән. Узган атнада редакциягә Нурлат районыннан Әлфия Гәрәева исемле ханым шалтыратып, өен утын ягып җылытуы турында сөйләде. Әмма сәбәбе – бурыч түләмәүдә түгел, алар яши торган авылга газ бөтенләй кермәгән икән әле! Чит илдә кешеләр оча торган машиналар уйлап таба, ә Нурлатта авыл өйләрен әле дә агач яндырып җылыталар. Менә кайда ул прогресс! Район җитәкчеләренең ел саен: «Быел була, булмаса, икенче елга кертәбез», – дип вәгъдәләр бирә башлаганына да ун ел вакыт узган. Әле һаман: «Киләсе елга «точно» була!», – дип ышандыралар, ди.

«УТЫННЫ САТЫП АЛАБЫЗ»

Урман буенда урнашкан гүзәл табигатьле Кара Күл авылында чын патриотлар яши. Хәзер бит халыкны уңайсыз җирдә яшәтеп булмый. Асфальт юлларының бер чите кителсә дә, авыл башлыгы эшләми дип, Мәскәүгә язучылар бар. Ә менә Кара Күлдә халык газсыз тилмерә. Әмма зарланмыйлар. Авылда моннан ун ел элек тә 40 йорт булган, хәзер дә шулай. Йортлар төзек, караулы. Дөрес, кышка кергәндә генә халыкның күпчелеге шәһәргә китеп бара ди. Көннәр җылынгач, кире кайталар. Монысы аңлашыла да. Кышкылыкка утын әзерләү, сыерга печән әзерләүдән бер дә ким түгел. Әнә, Әлфия ханым да, кыш чыгу өчен узган ел башта 15 мең сумга, соңыннан анысы гына җитмәгәч, кабат 18 мең сумга утын сатып алуы турында сөйли. Бер кышны чыгу өчен 33 мең сум акча әз түгел. Әле шуңа өстәп, ике атна саен ашарга пешерү өчен газ баллоннары сатып аласы бар. Мәшәкатьле…

– Бүтән районнарда да газсыз авыллар бармы икән ул, беләсе иде шуны. Ияләшелгән эш булса да, кыенлыклары бар инде: төнлә уянып, мичкә өстәп торырга кирәк, утынны беткәннән-беткәнгә атып кына торасы, торбаларны суытмаска тырышабыз. Кышлыкта өеңне калдырып, каядыр озакка китеп булмый, – ди шалтыратучыбыз.

Моңа кадәр ни сәбәпле газ кертелмәде соң сезгә дигән сорауга җавабы гына юк Әлфия ханым Гәрәеваның. «Сәбәбен аңлатмыйлар. Ни өчен икәнлеген беркем белми. Һәр елны вәгъдә итәләр», – дип җавап бирә ул.

– Безнең күршедә Иске авыл бар. Анда да газ юк иде, күптән түгел җир астыннан торбалар суздылар – башта аларга керергә тиеш тә, соңыннан безгә кертәчәкләр, имеш. Иске авылга газ үткәрү өчен акчаны өч ел элек күчерделәр, тик быел гына эш башладылар да, әле дә кертеп бетермәделәр. Кайчан бетәчәге дә билгеле түгел. Безгә дә әйттеләр – менә киләсе елда сезгә акча күчерерләр, эшли башларбыз дип. Ләкин биш елдан соң буламы ул газ, ун елданмы – билгеле түгел. Гомер-гомергә газсыз яшибез. Ашарга пешергәндә куллану өчен баллон алдык та – ул ике атнага гына җитте. Сыйфатлы түгел, аның яртысы – газ, яртысы – бутан, тиз бетә, астындагы бутанын исә, түгәбез генә. Чөнки ул янып бетми. Өйне җылыту электрга да көйләнгән үзе. Ләкин алай бик кыйммәткә чыга, кулланмыйбыз, – ди Әлфия ханым.

Кара Күлдә калганнарның җавап алырга теләгән бер генә соравы бар: газ кертелмәүнең сәбәбе нидә һәм гомумән, ул булачакмы.

ТАТАРЧА СӨЙЛӘШМӘ!

Нурлатка кайткач, беренче чиратта районның газ оешмасына киттем. Җитәкчесе Рәшид Хәсәнов белән сөйләшеп, югарыда куелган сорауларга җавап алу иде исәбем. Әллә бездә бөтен районның газ оешмасы җитәкчеләрен дә махсус сайлап алалармы дигән шик туа башлады монда булып киткәннән соң. Кеше белән тавыш күтәреп сөйләшү, тупас җаваплар бирү буенча «Нурлатгаз» оешмасы җитәкчесе без алданрак язып узган Зәй районы газ оешмасы җитәкчесе белән ике тамчы су кебек охшаш булып тоелды. Оешмага килеп кергәч, монда килүчеләргә мөнәсәбәтнең нинди булуы кабул итү бүлмәсеннән үк сизелде.

– Рәшид Хәсәнович урынындамы, аның белән күрешәсе иде, – дип сорадым сәркатиб кыздан. Башка районнарда гадәттә: «Була!» яки «Юк!» – дип җавап бирәләр, кем булуың, нинди сорау белән килүең турында кызыксыналар иде. «Нурлатгаз»да исә, минем татарча сөйләшүемне ошатмадылар. «Русча сөйләгез! Мин татарча аңламыйм!» – диде миңа сәркатиб кыз коры гына. Соравымны русча кабатласам да, татар теленә мондый мөнәсәбәтне яратып бетермәдем. Ул кызның татарча белмәве минем проблемамы әллә? Татарстанда ике дәүләт теле. Дәүләт оешмасында эшли торган кеше шул телләрнең берсен белми икән, бу соравын татарча биргән кешенең гаебе түгел. Җитәкче янына килгән кешеләр белән ике авыз сүз дә татарча сөйләшә алмагач, нигә кирәк ул чибәр кыз анда?

– Мөмкинме бер сорау, дим, тыныч кына. Әгәр сезнең яныгызга русча белми торган татар әбисе килсә, аны да шулай ярты юлда бүлдереп, русча сөйләшергә боерачаксызмы?

– Ничек инде?

– Минем бу оешмада татарча сөйләшергә хакым юкмы?

– Ну, татарча аңламагач мин нишләргә тиеш? Әйдәгез алайса мин дә сезнең белән инглиз телендә сөйләшәм – сез нишләр идегез?

– Инглизләр арасында яшәсәм, инглизчә өйрәнер идем, сез дә татарча сөйләшмәсәгез дә, аңларга тиеш, – дим.

– Ә нигә әле сез миңа мондый тәнкыйтьле кисәтү ясыйсыз?

– Ә мин татарча сөйләшкәндә сез миңа нигә русчага күчәргә кушасыз? Мин үземә нинди телдә уңайлы, шул телдә сөйләшәм…

Сәркатиб кыз башка эндәшмәде. Җитәкчесе янына кереп китте. Анысы исә, мине үзе утырган бүлмәсенә уздырып тормастан, кабул итү бүлмәсенә генә чыкты. Чыга-чыгышка, исәнләшеп тору-мазар булмады, «Монда килгәнче, Таттрансгаз белән алдан килештерергә тиеш идегез» – дип, миңа «үз урынымны» күрсәтте Рәшид Хәсәнович. «Шәрехләмә бирмим», – диде.

Шулай да соравымны яңгыратуны кирәк дип таптым: Кара Күл авылында газ кайчан булачак?

– Мин моны белмим, килешүләрне Таттрансгаз төзи, җиһазлар кайтарту белән дә ул шөгыльләнә, без төзүче оешма түгел, без газны эксплуатацияләүче оешма. Акча булмагач… Нишләргә… Безнең үзебез төзергә акча юк, – диде ул.

Аннан соң, моны яздырып баруымны фаразлап, язманы юк итәргә кушты.

– Яздырсам ни була?

– Алай булгач, башка мин сезнең белән беркайчан да аралашмаячакмын, аңладыгызмы? – диде җитәкче тавышын күтәрә башлап.

– Ярар, аралашмагыз…

– Минем турда язарга кирәк түгел! Аңладыңмы! Бернәрсә дә язма! «Деловая!» – дип, ишеген шартлатып ябып, кереп китте.

Бу җитәкче үзенең башкалар белән нинди тонда сөйләшергә тиешлеген онытып җибәргән бугай. Газетадан үзе турында укып, исенә төшерер, дип өметләнәбез.

БУЛАЧАК ДИЛӘР ДӘ БИТ…

Кара Күлдәге газ мәсьәләсе буенча, район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Нурислам улы Маняпов белән дә сөйләштек. Газ мәсьәләсенә кагылышлы сорауга ул: «Булачак, Аллаһ теләсә», – дип җавап бирде. Ләкин Аллаһ кайчан теләячәк – монысын әйтмәде. «Якын арада», – дип кенә җаваплады.

– Моңа кадәр ни сәбәпле кертелмәде ул?

– Ни сәбәпле кертелмәгәнен мин сезгә әйтә алмыйм, ләкин моның буенча эш бара бүгенге көндә. Эш әлегә документация дәрәҗәсендә бара, ләкин киләчәктә безнең бурыч куелган: Кара Күлдә дә башка авыллардагы кебек газ җиткерергә. Нурлатта берничә авылда газ юк иде. Менә киләсе елга Иске авылда керәчәк. Кара Күлдә дә озак көттермәс, – диде Линар Маняпов.

Башкарма комитет җитәкчесе белән район газ оешмасы җитәкчесенең җаваплары бер-берсенә каршы килә торган булгач, барысын да район башлыгыннан шалтыратып белешергә булдык. Әмма аның белән сөйләштермәделәр. Аппарат җитәкчесе Белов Михаил Иван улы белән генә аралаштык. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, аның әле бу вазыйфада эшли башлавына бер ай гына булган. (Дөрес, җитәкче минем белән сөйләшкәндә инде ике ай эшлим диде – А.З.) Шуңа күрә, Михаил Ивановичның Кара Күл мәсьәләсендә төпле җавап бирәчәге алдан ук шик уяткан иде. Әмма төшенкелеккә бирелергә юл куймады. Декабрьнең 15ләренә кадәр, Иске авылның бер өлешенә газ уздырабыз, киләсе елдан башлап, Кара Күлгә тотыначакбыз, дип белдерде. Хакимияттәгеләр Кара Күлдә газның кайчан үткәреләчәген чама белән булса да белә, ә менә «Нурлатгаз» оешмасында ник бу мәсьәлә буенча хәбәрдар булмаулары аңлашылмый. Әллә җитәкчегә бу мәсьәлә кызык түгел, әллә «вакыт әрәм итеп», миңа аңлатып торырга иренде…

Ничек кенә булса да, Кара Күлдә газ бүген-иртәгә кермәячәк. Ким дигәндә бер ел көтәчәксез. Бәлки аннан да күбрәк. Барысы да үзегездән дә тора. Район җитәкчелегенең исенә төшереп-төшереп алгалагыз.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Нурлат – Казан

Безнең гәҗит

Бәйле