«4-5 бала турында уйланам»: Лилиана Ирназарова телевидениедән китү сәбәбен атый — Акчарлак

-- Лэйсирэ

Лилиана Ирназарова күпләргә сәләтле җырчы буларак кына түгел, оста алып баручы буларак та таныш. Берничә ел Башкортстанның “Туган тел” телеканалында эшләгәннән соң, кисәк кенә аннан китәргә булган. Әле Татарстанда ул, әле үзенең туган ягында. Бигрәк “ут кеше” инде үзе.

– Телевидениедән бөтенләйгә киттең­ме, Лилиана?

– Оештыручы эшеннән киттем. Әмма “Туган тел” һәм “ТМТВ” телеканалларында тапшырулар алып барам. Шуны аңладым: мин – беренче чиратта җырчы һәм җырчы буларак үсәсем килә. Эшемне яраттым, әмма аны гастрольләр белән берничек тә берләштереп булмый.

– Гаиләңдә нинди яңалыклар бар?

– Улларым Назар белән Диар үсә, ирем янымда. Алай башка яңалыклар юк кебек.

– Бервакыт “Кыз булганчы алып кай­там”, дип сөйләгән идең. Уеңнан кире кайтмадыңмы әле?

– Һаман да бар әле ул теләк. Хәзер өч кенә түгел, 4-5 бала турында уйланам. Дус кызларым да, аралаша торган гаиләләр дә күп балалы. Мин дә кызыгам, киләсе елга 30 тула бит инде үземә.

– 30 якынаюы сизеләме соң?

– Юк. Элек минем өчен 30 яшьлек апалар картлар сыман иде, ә хәзер бөтенләй башкача уйлыйм. Йөрәгем унсигездә түгел, ундүрттә. Мин әле дә шундый “безбашенный” яшүсмер.

– Үзең үзгәрмәсәң дә дөньяга караш, кешеләргә мөнәсәбәт үзгәрәдер?

– Әлбәттә. “Ал күзлек”ләр салына, кешеләрнең тышкы дөнья­сына тү­гел, эчкесенә карый башлыйсың. Әмма дөньяга караш елдан-ел үзгәрсә дә, күңел гел яшь кала. Кемдер “апа” дисә, “апа димә­гез, Лилиана мин”, дим. Апа дигәннәрен яратмыйм.

– Ирең кем дип эндәшә?

– Безнең ирем белән “зая”, “малыш” дигән нәр­сәләр юк. Миңа калса, ир хатынына мөнәсәбәтен йомшак сүзләр белән түгел, кылган гамәлләре белән белдерергә тиеш.

"Акчарлак" 


Фото: https://vk.com/

Бәйле