«Рәхмәт сиңа, Владимир Владимирович» — яңа 2019 елга фаразлар

-- Лэйсирэ

Без 2018 елга фаразлар язганнан соң, Җир шары, зырылдап, тагын бер тапкыр Кояш тирәли әйләнеп үткән икән инде. Димәк, карашларны офыктагы 2019 елга төбәргә вакыт. Искәртеп үтик: без киләчәктә нинди вакыйгалар буласын алдан белә алмыйбыз, бары тик хәлләрнең үсеш векторы кай тарафларга авышачагын фаразларга гына тырышабыз.

Сәясәт җилләре, юнәлешен кискен үзгәртеп, безнең фаразларны чәлпәрәмә китереп ташларга да бик мөмкин. Моңа кадәр язган фаразларыбызда вәзгыять­не дөрес чамалаганбыз, шуны гына әйтә алабыз. Әйтик, үткән ел декабрендә: “… 2018 ел глобаль кризисның зур адымын вәгъдә итә”, – дип язганбыз. Юраганыбыз юш килүне хәзер инде курыкмыйча танырга була. Урыс сумының 20 процентка, Аргентина песосының ике тапкырдан да күбрәккә, төрек лирасының 80 процентка очсызлануы, биржа индексларының берничә тапкыр түбәнгә очканнан соң, ыңгыра­шып, яңадан өскә күтәрелеп азап­ланулары, Франциядә башланып киткән киң колачлы гыйсъянчылык хәрәкәте белән без вәгъдә иткән зур адым ясалды, дип белдерә алабыз.

Дөнья икътисадында токмачлар куера, хәзер моны танымаган беркем дә юк. Державалар лидерлары, глобаль түнтәре­лештә аякта басып калу өчен, юрганны үз өсләренә тарту белән мәшгуль бүген. Сәүдә сугышлары, санкцияләр белән мавыгу – шуның билгесе. Трамп бөтен дөньяга үз ихтыярын көчләп тагарга омтыла һәм башка ил­ләрнең җитәкчеләре, сыкрана-сыкрана булса да, бөгелеп ки­ләләр. Әмма Вашингтон башлыгы никадәр генә үзен дөнья ху­җасы дип тоймасын, вакыйгалар барыбер түнтәрелеш ягына таба авышачак, АКШның үзендә дә хәлләр бер дә шатланырлык булмаячак.

Без моны математик исәпкә таянып әйтәбез. Глобаль базарларда куыклар шулкадәр кабарган, әҗәтләр шулкадәр үскән: икътисадны тотып торучы аркау һәм буй җепләр өзеләм-өзеләм дип кенә тора. Шуңа күрә 2019 елда инде бөек кризис зур гөр­селдәү белән тавыш бирәчәк. Алдагы ел безгә моңарчы күрел­мәгән шанлы вакыйгалар вәгъдә итә. Бәлки, вакыйгаларның иң кискене 2020 – 2022 елларга калыр, ул кадәресен без өзеп әйтә алмыйбыз, тик бер нәрсә бәхәс­сез: кешелек җәмгыяте зур дәһ­шәт алдында басып тора.

Элиталар ул дәһшәтне халык күтәрелеше рәвешендә күзал­лый һәм, халык массаларының урам ташкынына әверелүеннән котылу өчен, чаралар күрергә маташа. Әлегә ул чаралар флюгерны кадаклап кую рәвешендә оеша. Җил юнәлешен күрсәтүче укны нык итеп кадакласаң, җил бер генә юнәлештә исәчәк дигән беркатлы ышану өстенлек итә хакимлек ияләренең күңелендә. Мисырда, әйтик, соңгы көннәрдә генә сары жилетлар сатуны тыйдылар. Бу хакта ишеткәч, көләргә дә, еларга да белмәссең. Халык кузгалышының сәбәбе – киемдә түгел, ә сиам игезәкләре кебек береккән чиновниклар һәм олигархлар катлавының халыкларны талавында. Процент капи­талы­ның изүе, инфляциянең басымы астында калган адәм балалары соңгы чиккә җиткәч кенә чыга мәйданнарга. Кием исә ул – символ гына. Бер символны тыйсаң, мазлумнар, байрак итеп, икенчесен күтәрәчәк, бары шул гына.

Үтеп баручы ел Россиядә салым­нарның күтәрелүе, яңа салымнар ишәю, бар халыкның йөрәген тетрәткән пенсия реформасы, мактаулы лидерның рейтингы кискен түбәнәю белән кереп калды. Менә бу факторлар 2019 елда үз сүзләрен кискен итеп әйтәчәк әле: икътисади хәл начараячак, канәгатьсезлек үсә­чәк. Лидерлар, Париж феномены кабатланмасын дип, гайкаларны тагын да катырак кысарга тырышачаклар. Болар барысы да шул флюгерны кадаклап кую эффекты бирәчәк. Моңа карап кына зур түнтәрелештән котылып булмаячак. Ил сәясәтен билгеләүче зур фигураларның берсе Кудрин Россиягә дә СССР язмышын юрап каркылдады инде. Мондый “козгын фаразы” тормышка ашарга бик охшаган. Илдәге хәлнең катлаулы икәнен зур җитәкчеләр авызыннан еш чыга башлаган Курилны японнарга бирү идеясе дә искәртеп тора. Батар алдыннан йомычкага тотыну кебек бу адым һәлакәттән коткармаячак, билгеле. Аны берникадәр чигерергә мөмкин, тизләтүе дә ихтимал.

Ишелеп килүче кризис дулкыны һәм давылы астында кала башлагач, ил лидерлары масса­ларның игътибарын зур сугышка юнәлтеп котылырга тырышачак. Ул сугышның ни өчен кирәк икәне һәм сәбәпләре турында сөйләү өчен, Владимир Путинга сүз бирик: “Чөнки ниндидер сугыш хәрәкәтләре шартларында, провокация шартларында олигархик хакимияткә үз халкыңны һәм үз дәүләтеңне талауга юнәл­телгән сәясәтне дәвам иттерү җиңелрәк… Икътисади һәм социаль сәясәтеңнең җимереклеген сугыш белән каплау һәрвакыт җиңелрәк. Алар гаепле түгел, тышкы агрессор гаепле. Халык­ның бөлгенлегендә дә тышкы агрессор гаепле, дәүләт бюдже­тының очы-очка туры килмә­вендә дә…” Рәхмәт сиңа, Владимир Владимирович, сугышлар­ның төп сәбәбен универсаль формула белән аңлатып бир­гәнең өчен.

Путин хәзрәтләре “Ватаным Татарстан”дагы безнең фаразларны укып бармый микән дигән шик тә туа күңелдә аның әлеге сүзләрен ишеткәч. Быелның апрель аенда Сүриядә зур сугыш куркынычы тугач, без язган идек: “Сугышның финалы турында фаразлар куертканчы, аның ни өчен кирәк булуы турында фикер йөртеп алыйк. Ассызыклыйк: сугыш башларга бернинди дә объектив сәбәпләр юк… Мәскәү­гә дә, Вашингтонга да, Париж белән Лондонга да якындагы айларда кискенләшеп китәчәк кризистан халыкларның игътибарын читкә юнәлтерлек сылтау кирәк… Бө­тен­дөнья халыклары ыштансыз калуларының төп сә­бә­бен аң­ламасыннар өчен, дөнь­якүләм кан коелыш әзер­ләнә”. Без бу юлларны 13 апрель­дә язганбыз, Путин хәзрәтләре әле декабрьнең беренче көнен­дә генә кабатлады. Кремль лиде­рының без күр­гән хакыйкатьне күрүенә сөенә­без.

Тик кызганыч һәм аянычтыр: бу безне кайчандыр бер башланачак зур сугышта фронт сызы­гы­ның Россия аша үтүеннән коткармаячак. Хәлне төзәтү өчен күп тә кирәкми югыйсә. Лидер­ларның, җыелып: “Әйдәгез, оли­гархларның артына тибәбез дә халыкның матди һәм социаль хак­ларын яклый башлыйбыз. Җир шарында байлык һәркемгә дә җитәрлек бит”, – әйтүләре дә җитә. Тик болай булмаячак, билгеле, андый сөйләшү фантастика өлкәсенә карый. Киресенчә, сә­х­нә артында зур сугышның сценариен әзерләү белән мәшгуль лидерлар. Трамп белән Путинның очрашуы да мөмкин булмауны күреп торабыз бит. Алдагы елда аларны Сак белән Сок кебек тотып тору дәвам итәчәк, якынаябыз дигәндә генә, арага кереп, аерып җибәрәчәкләр. Хәер, оч­рашмаулары да хәерлерәктер, бәлки. Күзгә-күз карашу хәлне кискенләштерер генә иде шикелле.

Алдагы елда нәрсәләр генә булмасын, без киләчәккә өмет белән карыйбыз. Биржа түнтә­релешләрендә, халыклар ярсуында, лидерларның бер-берсенә атом-төш күсәге белән янауларында без гадел булмаган сис­теманың үлем сәгате якынлашуын күрәбез. Хакыйкатьнең тулгагын тоемлыйбыз. Тулгак исә һәрвакыт авыр һәм газаплы була мондый чакта. Әмма ул барыбер туачак.

(Рәшит Фәтхрахманов/“Ватаным Татарстан”, /№ 181, 14.12.2018/)

Фото: https://pixabay.com

Бәйле