«Кирәкме бу миңа, юкмы, белмим» — Җәвит Шакировның улы Искәндәргә нәрсә булган?

-- Лэйсирэ

Яшь популяр артист Искәндәр Шакировның соңгы арада социаль челтәрләрдән югалып торуын язган идек. Журналистлар җырчы егетнең кайда югалганын һәм бүгенге көндә ниләр белән мавыгуын үзеннән сорагач, Искәндәр «Югалуымның төп сәбәбе шунда: үз-үзем белән генә каласым һәм рухи яктан ял итәсем, үземне автор буларак үстерәсем килде» дип җавап биргән иде.

Артист тормышында һәрвакыт көтелмәгән вакыйгалар һәм яңалыклар булып тора. Шушы тормыш темпыннан тайпылмас өчен артист кеше үзенең тышкы кыяфәте, икенче төрле әйтсәк, образы турында еш кайгыртырга тиеш. Шулай Искәндәр Шакиров та тамашачыларын яңа образы белән сөендерергә булган. Сәхнә хәбәрчеләренең «Челка»ңны ник кистердең дигән соравына ул «Картаямдыр инде», дип шаярткан. Ә тышкы кыяфәтендәге үзгәрешләр хакында Искәндәр болай дип сөйли:

«Чәчеңне кистер, сиңа болай килешми дип әйтүчеләр күп булды, ләкин мин андый фикерләргә игътибар бирмәскә тырышам. Күңелемә хуш килгәнчә киенәм, иҗат итәм һәм чәчемне дә үзем теләнчә кистерәм. Бу очракта имиджны алыштыру карарына үзебез килдек, кеше киңәше буенча түгел. Ниндидер яңалык кертәсе килде. Шулай ук, алга таба тагын бер көтелмәгән үзгәреш булачак – чәчемне яңа төскә буятырга теләгем бар. Хәзерге вакытта шул хакта уйланам, кирәкме бу миңа, юкмы, әлегә белмим?» ди Искәндәр Шакиров.

Бәйле