Фура белән автобус бәрелешеп, дүрт кеше үлә, унтугыз кеше имгәнә

-- Алина

15 декабрь Краснодар краенда фура белән автобус катнашындагы юл һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелгән, унтугыз кеше имгәнгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, трассада йөк машинасы белән пассажир автобусы бәрелешкән.

Һәлакәт аркасында дүрт кеше үлгән һәм тагын унтугыз кеше төрле җәрәхәтләр алган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фаҗига сәбәпләре ачыклана

 

 

tatar-inform

Бәйле