Казанда инвалид яшүсмерне кыйнау турында эш судка тапшырыла

-- Алина

Казанда инвалид яшүсмерне кыйнау турында эш судка тапшырылган, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Мәскәү районы прокуратурасы «Хулиганлык ниятләре белән кеше сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян китерү» маддәсе буенча гаепләнүче 45 яшьлек Казан кешесенә карата гаепләү карарын раслады.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 19 сентябрьдә Декабристлар урамындагы 129нчы йорт янында ир-ат 17 яшьлек инвалид егетне кыйнаган. Яшүсмер сәламәтлегенә зыян китерүче уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган.

 

 

 

 

tatar-inform
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий