Минзәләдә фаҗига: коткаручылар боз астына төшеп киткән кешене эзли

-- Алина

18 декабрь Татарстанда Минзәлә елгасында боз астына төшеп киткән балыкчыны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Воровский исемендәге совхоз бистәсе янында Минзәлә елгасында балыкчының боз астына төшеп китүе турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген 6.33 сәгатьтә килгән», — дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Минзәлә районы коткаручылары ир-атны эзләргә чыккан. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.

 

 

 

tatar-inform
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий