Филүс Каһиров турында чыккан сүз дөреслеккә туры киләме?

-- Лэйсирэ

Филүс Каһиров — бик туган җанлы кеше. Ләкин бервакыт, ул әтисе белән аралашмый икән, дигән сүз чыкты. Дөреслеккә туры киләме бу?

— Бик туры килеп бетми. Әлбәттә, гаилә булгач, төрле хәлләр була. Ләкин ул вакытта ниндидер зур проблема булды дип әйтә алмыйм. Безнең гаиләгә кереп, безнең араларны бозу кемгәдер кирәк булды, шул гына.

Әткәй белән безнең мөнәсәбәтләргә кысылып, урыслар әйтмешли: “Из мухи слона сделали”. Янәсе, мин әткәйнең күршесендә яшәүче әбигә кунакка кайтам, ә әткәй янына кермим дә икән. Бу дөрес түгел. Ничек инде әтиеңә кермисең? Авылга кайткан саен мин әнкәйгә дә, әткәйгә дә, әбигә дә керәм. Бервакытта да берсен дә игътибарсыз калдырганым юк.

Андый аңлашылмаучанлыклар барлык гаиләдә дә була, монда аптырыйсы түгел. Проблеманы хәл итү өчен, шул ук вакытта, җаен да таптык. Артык авыр булмады ул, барысы да җайланды. Әйтәм бит, бу бер кешенең яман эше иде. Миңа шул рәвешле авырлыклар эшләмәкче булдылар. Белмим, начар исем тагасылары килде микән?!

Миңа калса, аларның ниятләре барыбер тормышка ашмады. Ялган озак яшәми ул. Барыбер бер көнне дөреслек җиңеп чыгачак. Бүген барысы да яхшы, кунакка йөрешеп яшибез, — дип аңлаткан моны Филүс үзе.

Кызыл таң
Фото: Бизнес онлайн

Читайте нас в Яндекс Дзен

Бәйле