«Авыл сарыгы бердәнбер кызыбызның аңын томалады. Дүртенче баласын көтә» [Казан кәләше һәм Кукмара кияве язмышы]

-- Лэйсирэ

Редакциягә ярдәм сорап килгән Венераны башта аңлый алмый интектем. Сорауларыма җавап урынына: “Кияүнең әниләре авылда яши, газетагызны укый. Язмадан соң бәлки алар тормышка карашларын үзгәртер, улларына йогынты ясар” – диде ул. Аннан, үзенең бәхетсез тормышын бәян итте. Бәхетсезлеге шунда: кызы бер-бер артлы бала “ташый”, инде дүртенчесенә авырлы икән…

“Аңын томаладылар”

Венера – Казан кызы. Башкала институтларының берсендә укыта. Кияүдә. Ире белән бер кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Шәһәр читендә зур йорт җиткергәннәр, фатирларын кызларына калдырып, шунда гомер кичерәләр.

– Бер-бер артлы ике бала алып кайткан идем, икенчесенең гомере булмады, тугач та җирләп куйдык. Соңыннан бөтенләй авырга уза алмадым. Кызыбыз Риммага җил-яңгыр тидерми үстердек. Бердәнбер бала бит. Иң матур киемнәрне ул киде, чит илгә йөрдек. Балтач районында тагын бер йортыбыз бар, дөрес, иске, аны моннан байтак еллар элек Римма җәйге каникулларын саф һавада уздырсын өчен сатып алдык. Кызыбызның “няня”сы да булды, иң яхшы мәктәптә “5ле” билгеләренә генә укыды, БДИны әйбәт тапшырып, укырга керде. Мин укыткан институтны бетереп, кулына диплом алды. Ирем дә кызыбыз өчен яшәде. Аны өрмәгән урынга да утыртмады, яхшы белем алдырырга тырышты, студент булса да, өйдә дә кызыбыз белән шөгыльләнде. Ул үзе дә балаларга югары белем бирә. Римманың киләчәген алдан кайгыртып, йорт та салып куйдык. Кулларыңны бозасың дип, савыт-саба да юдырмый идем, – ди Венера.

– Гаиләдә бер бала, өстәвенә, өрмәгән җиргә дә утыртмагансыз. Бик иркә булып үсмәдеме соң? – дип сорыйм аннан.

– Менә бу төптән ялгыш фикер! Күп балалы гаиләдә балалар харап була. Дорфа, тәрбиясез, мәгънәсез булып, хәерчелектә үсә. Ирем дә, мин дә икенче бала. Тәмле ашап, матур киенеп үстек. Әтиләребез дә укытучылар, бер мәктәптә эшләделәр. Ә Римма бик тә итагатьле, сабыр, акыллы, басынкы, тавышын күтәргәне дә юк. Юа, үтүкли, инде пешерергә дә өйрәнде. Тик аның тормышы кыл өстендә, ничек аңлатырга шуны? – дип өзгәләнүен дәвам итә Венера.

Аңлавымча, Венералар туганнары белән бик аралашмый. “Һәркемнең үз тормышы, үз мәшәкате, бер шәһәрдә яшәсәк тә, абый белән елга бер генә күрешәбез, сирәк кенә телефоннан сөйләшәбез”, – ди ул. Ә ире абыйсы белән сүзгә килеп, бөтенләй араларын өзгән икән.

Шулай итеп, Римма белән ни булган соң?

Кыз кулына диплом алуга кияүгә чыга. Бу көн Венера белән ире өчен иң бәхетсезе була. Әти белән әни хәтта баласы язылышкан ЗАГСка, кичен туй узган ресторанга да бармый. Туйны егетнең ата-анасы кредит алып үткәрә. Кияүләре, кода-кодагыйлары күңелләренә хуш килми Венераларның. Кияүләре турында: “Кукмарада үгезләр арасында үскән тәрбиясез, иске карашлы егет ул. Гаиләдә биш бала, аларга нинди игътибар булсын? Өстенә кигән киемнәре зәвыксыз, сөйләшүе дә ташка үлчим”, – ди Венера. Тышкы кыяфәт, сөйләшү, кием генәмени әле монда!

Егетнең торыр урыны юк! Моңа кадәр тулай торакта җан асраган егет өйләнүгә “снимать” итеп яшәргә фатир эзли башлый, әмма бәяләрен белгәч, бөтенләй төшенкелеккә бирелә. Берничә ай уза, әмма торыр урын булмау сәбәпле, яңа табадан төшкән ир белән хатын аерым яшәвен дәвам итә.

– Беркөнне Римма чак каршыбызда тезләнмәде. “Мин авырлы, ирем белән яшисем килә, зинһар, фатирны безгә бирегез дә, үзегез Казан читендәге йортка күчегез”, – ди. Эшкә йөрергә уңайсыз булса да, бала бит, фатирны калдырып чыгып киттек. Ашарларына-эчәрләренә ташыдык, – ди Венера.

– Кода-кодагыйларыгыз бер дә ярдәм итмәдеме? Маллар тота дисез бит, аннан, авылда сөт тә, май да, бәрәңге дә бар, – дим аңа.

– Римма әйтүенчә, алар бер елдан артык туй өчен алган кредитларын түләгән. Үгез тотып кына баеп булса икән ул! Бәрәңге белән дә ерак китеп булмый.

Булышмасалар да, бер сүзем дә юк. Улларын гына тәртипкә чакырсыннар, – ди ул.
– Киявегез эчәме, эшләмиме, Римманы рәнҗетәме? – дип сорыйм.

– Эчми, рәнҗетми, эш башкада, – ди ул.

Римма кияүгә чыкканга җиде ел вакыт узып киткән инде. Алар әле дә шул фатирда гомер кичерә. Венера әйтүенчә, кияүнең эше бар, ләкин ашы юк. “Аз акча ала”, – ди. Ә Римманың эшләргә вакыты юк, чөнки дүртенче баласына авырлы икән.

– Берне алып кайтты бу, икене… Бер-бер артлы диярлек туды ике сабый.

Өченчесенә авырлы икәнен белгәч, чәчебезгә ябыштык. Безнең җәмгыятьтә бала ташыйлармыни? Аларны үстерәсе, укытасы, башлы-күзле итәсе, аннан торырга фатир табасы бар. Шушы көннән соң кан басымым уйный башлады. Акчалары памперска да җитми. Олысын көч-хәл белән балалар бакчасына урнаштырдык. Римма үзенең хатын-кыз икәнен онытты, ябыкты, картайды. Инде дүртенчесен табарга җыена. Кеше ышанмаслык хәл: “Ирем шулай тели”, – ди. Ул авыл сарыгы берни дә аңламый, ата-анасы акыл бирми, чөнки аларга барыбер, оныклар тормышында катнашмыйлар, исемнәрен дә бутыйлар. Бар авырлык ирем белән икебезгә төшә. Римма әле олысын, әле икенчесен безгә китереп куя, чөнки кечкенәсе туктаусыз авырый. Ирем белән икебезнең дә эш авыр, ял көннәрендә булса да ял итәсе килә. Римманың аңын томаладылар. Үзе дә сарык кебек йөри хәзер. Оныкларга ничек дөрес тәрбия бирсен ул? Киләчәктә ничек укытсын? Менә шуннан соң җинаятьчеләр, исерекләр, наркоманнар каян чыга дип баш ватабыз. Аларны үзебез барлыкка китерәбез, – ди Венера.

“Ходай ярдәмен бирә”

Венераның сүзләрендә хаклык бар, әлбәттә. Безнең җәмгыятьтә яшәү авыррак шул. Балалар киемнәре кибетенә керүгә үк башлар әйләнә, кием саен өч урынлы сан тора. Уку түләүле. Инде Мәскәүдә “продленка”ларны түләүлегә әйләндерә башлаганнар. Мәктәптә уку бушлай булыр дип кем әйтә ала? Минемчә, киләчәктә һәркем баласына югары белем бирә алмаячак. Институт ишекләрен ачкач та бәяләрдән күзләр маңгайга менә. Бюджет урыннары санаулы. Фатир алу да тиз генә була торган эш түгел, хәтта кредитка да, чөнки беренчел кертем кирәк. Кичә генә институтны тәмамлаган егет йә кыз каян алсын ул акчаны? Эшкә урнашу да проб­лема. Шунысы сөендерә: арабызда матур, батыр хатыннар, гомумән, әти-әниләр бар. Алар киләчәккә ышаныч белән карый, “һәр бала үз ризыгы белән туа” дип яши. Аннан: “Без үзебез барысын да булдырдык, балалар бездән күпкә акыллырак, белемлерәк, алар өчен борчылмыйбыз, барысы да булыр”, – дип, тыныч күңел белән алга атлый. Афәрин, әлбәттә!

Актаныш райо­ны­ның Меңнәр авылында яшәүче Лилия һәм Рәшит Мөгаллимовлар – авыл балалары. Лилия – Башкортстан­нан, Рәшит – Актаныш егете. Нефтекамск шәһәрендә таны­ша­лар. 1997 елда ир­нең туган авылы – Меңнәргә кайтып урнашалар. Моннан ун ел элек яңа йорт салып чыкканнар. Лилия бүген балалар бакчасында, Рәшит “Чишмә” агрофирмасында хезмәт куя. Иң мөһиме: алар җиде бала ата-анасы!

– Рәшит дүрт балалы, мин биш балалы гаиләдә үстек. Күп бала алып кайтуымның сәбәбен тәгаен генә әйтә дә алмыйм. Күңелем шулай теләгәндер инде. Балаларның барысы да көтеп алынган. Аннан, абыем үлде. Шуннан башыма: “Ярый әле, икәү генә булмаганбыз, ялгызым калыр идем”, – дигән уй килде. Туганың күп булу рәхәт, зур бәхет бит ул. Берәр күңелсезлек килеп чыкса, эчем пошса, әле абыйга, әле апага шалтыратам. Без бүген бар, иртәгә юк. Балаларны да бер-берсенә иптәш, терәк булырлар дип үстерәбез. Олы улыбыз Чаллы кызына өйләнде, шунда гомер кичерәләр, җае туры килгән саен кунакка кайталар. Кече балабызга өч яшь, – ди Лилия.

– Әле боларын да башлы-күзле итәсегез бар, – дим аларга.

– Олы улыбызны туйлар ясап өйләндердек бит әле! Алла – ярдәмен, банклар – кредитын биреп тора. Зарланмыйм. Барысы да җитеш. Хезмәт хакы алып торабыз, – ди алар.

– Баларыгызга ташламалар бармы? – дип сорыйм.

– Субсидияләр бар. Балалар бакчасы өчен түлим, мәктәптә бушка ашаталар. Икесе Чаллыда белем ала, берсе педколледжның түләүле бүлегенә эләкте. Маллар асрыйбыз, укуына түләү өчен өч үгезне суйдык. Өч сыерыбыз, кош-кортлар бар. Барысы да җитеш, – ди Лилия.

Рәшит белән Лилия авылны ярата, шуңа күрә үзарасалым акчасын түләргә дә каршы түгел, авылдагы һәрбер үзгәрешкә чын күңелдән сөенәләр, гомумән, шөкер итәләр. Үзләренең өйләре дә күккә ашмаган, гади генә авыл йорты, әмма барысына да урын җитә. Алар күп балалы әти-әни булулары белән бәхетле.

– Авылыбыз зурая, яңа йортлар калкып чыга. Бу да безне сөен­дерә. Җитәкчеләр дә әйбәт. Дәү­ләткә дә бернинди үпкәбез юк. Белемем буенча хисапчы мин, хәзер балалар бакчасында эшлим. Ирем башта эретеп-ябыштыручы иде, сәламәтлеге беткәч, фермага керде. Эш бар дип әйтүем. Идән дә юдым, колхоз ашханәсендә пешекче булып та эшләдем. Теләгән кеше рәхәтләнеп яши, эшли ала. Киләчәккә, балаларга ышанырга кирәк, – ди Лилия.

Соңгы сүз

Без кечкенә вакытта өй саен ишле бала, ә мин алардан көнләшә идем, чөнки гаиләдә ике бала гына үстек. Энем миннән биш яшькә кече, кул арасына керә, миңа булыша алмый. Ә күршедәгеләр бакчага да бергә чыга, бәрәңгене дә күз ачып йомганчы алып бетерә, аннары рәхәтләнеп уйныйлар. Өстәвенә, алар дус-тату, берсе өчен берсе җанын бирергә әзер. Эш рәтен дә беләләр, өлкәннәре кечкенәләргә күз-колак та. Инде алар барысы да үсеп җитеп, тормышта урыннарын тапты, белем алды, кеше булды. Араларында исерекләр дә, наркоманнар да юк диярлек. Ә тәртипсезләр, исерекләр бер-ике бала үскән гаиләдә юкмыни?

Язмам белән Венерага тәэсир итә алдыммы, юкмы, ләкин аңа иң беренче чиратта кызына булган мөнәсәбәтен үзгәртергә, аның теләкләрен аңларга, хөрмәт итәргә кирәк. Әле алда картлык та бар. Ә оныкларың күп булу нинди бәхет бит ул!

Һәрберсе күчтәнәч тотып хәл бе­лергә килерләр. Аннан, алар безнең нәселне дәвам итүчеләр дә бит әле! Араларында безгә охшаганнар да була. Миңа калса, бала тугач, көенергә түгел, сөенергә кирәк. Аларның һәрберсе үз ризыгы, үз бәхете белән туа. Барыбызга да урын җитә. Дөньялар гына имин булсын!

Казан – Актаныш – Казан
Автор: Эльмира Флүн

Акчарлак

Фото: https://pixabay.com

Бәйле