“Ирем юктан көнләшеп, тавыш чыгара, җитмәсә сугыша ук башлый. Эшкә кара янган күз белән йөрим”

-- Алина

Ирем үлгәннән соң унике ел үткәч, ялгызлыктан, кимсетүләрдән тәмам туеп, кияүгә чыктым, дөресрәге, берәүне йортка керттем.

Аның белән безне бер танышым очраштырды. Хатын аерган, гаиләсендә ике баласы калган. Безнең шәһәргә икенче җирдән күчеп килгән, эшкә урнашкан, ләкин торыр урыны да юк, алимент та түли. Үзе вакытлыча танышларында яши. Алимент түләсә түләр инде дип уйладым, ичмасам янымда ир булыр, ир канаты астында яшәрмен дидем. Икенче шәһәрдән күчеп килгән кешене каян беләсең инде, холык-фигылен кешеләрдән дә сорашып булмый. Ике ай чамасы бик матур гына яшәдек. Мин бәхетемә сөенеп бетә алмадым. Ике айдан соң бу миңа холкын күрсәтә башлады бит. Көнләшүенә чыдап булышлы түгел. Урамда барганда үтеп киткән кешедән дә көнләшә, телефоннан чылтыратучылардан да көнли. Эшкә озатып куя, эштән каршы ала. Юктан көнләшеп, тавыш чыгара, җитмәсә сугыша ук башлый. Эшкә кара янган күз белән йөрим. Әйберләрен сумкасына тутырып куып чыгарып та карадым, кире кайта, ялына, берәр ай матур гына йөри дә тагын бөтенесе яңадан башлана.

Шулай итеп мин ике еллап түздем. Балалар бәләкәй чакта мин техникум тәмамладым, төзелештән икенче эшкә күчтем, төгәлрәк итеп әйткәндә ИТР булдым. Эшем кешеләр арасында, күгәргән күз белән йөрүе үлем белән бер. Ә ир кисәге гел күзгә, биткә суга. Ике ел түзгәч башымда бер фикер туды. Мин кимсетелүләрдән ирсез чакта да тәмам туйган идем инде, тагын күпме түзәргә була. Балалар, үсте инде, урыс әйтмешли, или пан, или пропал дидем дә, бер көнне ир кеше исереп кайтып, миңа сугарга килә башлагач, кул астына эләккән чуен таба белән битенә генә кундырдым. Аннан әллә никадәр кайтыш бәләкәй буйлы, юка гына хатынның кул күтәреп каршы сугуын ул көтмәгән иде бугай. Мин бер сүз әйтсәләр дә кызарып чыга торган, юаш кына хатын. Сугарга килгән җиреннән ир кисәге шып туктап калды. Айнып китте. Бер сүз әйтмәде, урынга барып ятты. Икенче көнне эшкә җыена бу. Бите, күз төпләре кара янып чыккан. Кызларның кремнарын да сөртеп карый, кыш уртасында кара күзлек тә кимәкче була, шулай да күзнең шешкәне, кара янган урыннар күренә. Кара күзлек киеп эшкә китте бу. Берничә көн эчми йөрде. Эчмәгәндә үзе алтын кебек. Кулыннан килмәгән эше юк. Эчсә инде ерткыч җанварга әйләнә. Битенең кара янганы беткәч, бераз вакыт узгач, тагын эчеп кайтты бу, тагын юктан тавыш чыгарып, сугышмакчы булды. Мин: “Якын килеп кенә кара, бу юлы кара янып кына калмассың, башыңны сугып ярам”, – дидем. “Булыр синнән”, – диде дә, шыпырт кына урынга барып ятты. Шул көннән соң, ышанасызмы-юкмы, эчүен дә киметте, кул да күтәрмәс булды. Дөньяларым яктырып китте. Күгәрченнәр кебек гөрләшеп торабыз. Хәзер инде икебез дә пенсиядә, бер-беребезгә иптәш булып яшибез. Төзелештән күчеп, шәһәр предприятиеләренең берсендә бүлектә эшли башлагач, минем белән бүлмәдәш бер ханым бар иде. Тормыштагы бик күп әйберләргә мин аннан өйрәндем. Ул бик тәрбияле, ачык йөзле, һәрвакыт шат күңелле. Аның да ире бик каты эчә, ләкин ул моны миңа әйтсә дә, башкаларга сиздерми. Эшкә матур итеп киенеп килә. Киемнең иң яхшысын гына ала. Алмашка костюмнары күп түгел, ләкин булганы бик яхшы. Чәче һәрвакыт көйле булыр. Иртән эшкә килеп утыргач та иң элек үз-үзен карый, өс-башын, чәчен тәртипкә китерә, аннан әти-әнисенә, туганнарына, танышларына чылтыратып, хәлләрен белешә. Бары тик шуннан соң гына эшкә тотына. Эшен төгәл итеп җиренә җиткереп башкара. Буш вакытында китап укый, театрларны, концертларны бер дә калдырмый, бар нәрсәдән хәбәрдар. Иртә белән гимнастика ясый, фигурасы һәрвакыт кызларныкы кебек иде. Төшенкелеккә бирелмәскә, яшәүдән ямь һәм тәм табарга әнә шул бүлмәдәшем, хезмәттәшем өйрәтте. “Исерек ир әле бәхетсезлек түгел, исерек бер айный, үлгән кеше кире кайтмый”, – дип әйтә иде ул.

Чыннан да, язмышыма шулай язылгандыр инде дип кул кушырып утырсаң, сиңа беркем дә китереп бирми. Ходай тарафыннан бирелгән гомерне матур итеп үткәрергә тырышырга кирәк. Матур яшәү үзебезнең кулда.

 

 

 «Татарстан яшьләре»

Бәйле