«Оныклары йорттан йөгереп чыгып: “Карт шайтан, монда башка килеп йөрмә”, – дип әбиләренә ташлар белән бәрә»

-- Алина

Ата-ана баласына бөтен гомерен багышлый. Йокысыз төннәр, ялсыз көннәр, борчу-мәшәкатьләр, кайгы-хәсрәтләр, шатлыклы һәм бәхетле мизгелләр – бала үстергәндә, барысы да ата-ана башыннан үтә. Балалар үсеп, олы тормыш юлына аяк басканнан соң да, ата-ана үзендә җаваплылык тоеп, алар өчен борчылып, кайгыртып яши. Кулларыннан килгән хәтле ярдәм итәргә тырыша.

Балалар моны аңласа, яхшы, билгеле. Шөкер, ата-аналарына кадер-хөрмәт күрсәтеп, һәрдаим ярдәм итеп торучы, игелекле балалар да күп. Үзебезнең авылда да (Керкәле) әти-әниләрен өй түрендә кадерләп кенә торучы гаиләләр байтак. Үз чиратында, әти-әниләренең бәхиллекләрен алган, бу балаларның тормышлары да бик көйле һәм җайлы бара.

Ләкин шундый иманлы, миһербанлы балалар белән беррәттән, арада шәфкатьсезләре дә очрый. Мин үзем ишетеп белгән бер вакыйга хакында гыйбрәтле язма сөйләмәкче булам. Әти-әнисе, зур туйлар ясап, төпчек улларын өйләндерә. Үзебезгә картаймыш көнебездә таяныч булыр, дип хыяллана алар. Ләкин килен бик үткен, усал, телле булып чыга, карт белән карчыкны һич санламый, теленә нәрсә килә, шуны әйтә. Үзе ничек тели, шулай яши. Картлар сүзенә колак та салмый. Әби белән бабай эчтән сыкрана, килен белән малайга ярарга тырыша, балаларын карый, кулларыннан килгәнчә йорт эшләренә булыша, яшьләрнең кыланмышларына түзеп яши. Берничә ел элек кенә, әбинең бәхетсезлегенә, бабай бу якты дөньядан китә. Әби килен, улы, оныклары белән кала. Бабай үлгәч, әбигә бөтенләй көн бетә. Килене бик нык кыерсыта, хәтта әбигә кул да күтәрә, ә улы әнисен якларлык дәрәҗәдә түгел, хатыны аерылып китәр, дип куркып яши. Кыерсыту бер хәл, хәтта әбине гомер иткән өеннән куып чыгаралар. Ярый әле шул ук авылда әбинең кызы, аның ире белән балалары яши. Әби алар янына китәргә мәҗбүр була.

Ни дисәң дә, ана йөрәге балада бит. Ул барысын да кичерә, күңелендә ачу сакламый. “Ничек, ни хәлдә яшиләр икән?” – дип бик озак уйланып йөргәннән соң, хәлләрен белергә теләп, бер көнне улы, килене, оныклары яшәгән йортка килә, ләкин аны кертмиләр, капка, ишекне бикләп куялар. Әни кеше анда-монда сугыла, капка шакый, ачмыйлар. Йөрәге әрнеп, бик моңсуланып, яңадан кызына кайтып китә. Атна буе борчылып йөргәннән соң, улының эштән кайтканын көтеп, тагын төп йортка юнәлә, ләкин шул ук хәл кабатлана. Ярый әле алай гына булса, оныклары йорттан йөгереп чыгып: “Карт шайтан, монда башка килеп йөрмә”, – дип әбигә ташлар белән бәрә, аны йорт яныннан куа. Әби, елый-елый, үзе яшәгән йорт яныннан китеп барырга мәҗбүр була. Мондый хәлләр бик еш кабатлангач, әби бу йорт тирәсендә күренми башлый.

Килене, малае, оныкларының бу кыланмышларына, имансызлыкларына, миһербансызлыкларына карамастан, әби аларга хәер-дога кылып яши. Ярый ла шулхәтле рәнҗетүләрдән соң, әбинең хәер-догалары кабул булса, балалары тарафыннан аларга карата да шул хәлләр кабатланмаса?! “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, – ди бит халык.

 

 

 

Фәризә ГӘЛӘҮТДИНОВА Безнең гәҗит
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий