Дин әһеле Элвин Грей турында: «Монда күз тию бар. Кызларның күзе каты була» — Акчарлак

-- Лэйсирэ

Дин ул гореф-гадәт кебек кенә, дип уйлый кеше. Сәхнәдә теләсә нәрсә эшли аласың, аннары яулыгыңны бәйләп сәдака биреп чыксаң, хәзрәтне чакыртып укытсаң, барысы да әйбәт булыр кебек.

– Нурулла хәзрәт, күптән түгел җырчы Элвин Грейның колагы авыртып алды. Тик торганда кеше ник теге яки бу авыру белән авырый башлый?

– Авыру туктап уйланыр өчен бирелә, юкка гына түгел. Кеше уйлана белә икән, бу әйбәт күренеш. Күп кенә артистлар шундый сынаулардан соң намазга басалар. Авыруларны үтеп тә намазга басмаган икән, ул бу авырудан бернинди дә дәрес алмаган, димәк. Бер артистка инсульт булгач, мәчеткә йөри башлаган иде.

– Кем ул? Исем-фамилиясе ничек?

– Әйтмим, аларын ук сорама инде. Сәламәтлеге бераз әйбәтләнгәч, мәчет юлын онытты ул, яңадан эчә башлады… Аллаһы Тәгалә нәрсәнедер әйтәсе килсә, башта әкрен генә әйтә. Кеше ишетмәсә, кычкырып әйтә, аннан соң да ишетмәсә, төртә. Төрткәч тә ишетмәсә, аңламаса, суга, алай да ишетми икән, сугып ега. Сугып еккач та аңына барып җитми икән, таптап-изәргә дә мөмкин. Шуңа күрә үз вакытында аңлый белергә кирәк. Кимчелекләреңне вакытында төзәт. Авыру бер вакытта да болай гына килеп чыкмый. Тәннең зәгыйфьләнүе җанның зәгыйфьләнүеннән килеп чыга. Җанга көчне фәкать иман гына бирә. Үземнән генә әйтәм, иманым зәгыйфьләнеп, гыйбадәтләремне киметсәм, шунда ук авырый башлыйм. Аллаһы Тәгалә белән элемтә булганда гына җаның көчле була. Җаныбызны гөнаһ кылу зәгыйфьләндерә… Ә инде син әйткән җырчыга килсәк, җыр булган җирдә шайтан булмыйча калмый. Җырның чамасы булырга тиеш. Кеше бертуктамый җыр тыңласа, аңа шайтан керә. Бертуктамый телевизор караса, ул үзен контрольдә тота алмый. Балаларны моннан сакларга кирәк. Хәзерге вакытта бала-чага бертуктамый планшет, телефонда утыра. Бу әйберләр балага шайтан кертергә мөмкин. Шайтан төрле тавышлар ишеттерә, күзеңә әллә ниләр күрсәтә ала… Син әйткән җырчыны кызлар ярата, монда күз тию дә бар. Кызларның күзе каты була. Кызлар күп очракта мәкерле, алар гел үзләрен генә кайгырта. Алар сиңа: “Сөбханалла, машалла, шундый чибәр, әйбәт егет икән. Исән-сау эшләсен. Аллаһы Тәгалә бәхет-сәгадәт, тигез тормыш бирсен”, – дип дога кылмый… Кеше авырып китсә, иң беренче тәүбә итәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә шушы авырудан сине дәвалый. Сәбәпләрне күрсәтер өчен Аллаһы Тәгалә авыру бирә…

– Җырчыларга нишләргә кала, алар бит җырлап акча эшли?

– Җырны төрлечә җырларга була. Хәзерге заманда популяр булыр өчен җырчы төрле ысуллар куллана. Элвин Грейның да (аны яманлыйсым килми) Салават Фәтхетдинов белән бәхәсләре булып алды. Ул Салаватка “вызов” ясады: “Син җыеп кара, мин җыеп карыйм зал! Кайсыбыз күбрәк җыяр икән!” – дип. Монда бераз тәкәбберлек тә чагылып китә. Әйткәнемчә, популяр булыр өчен кеше төрле адымнарга бара. Пиар өчен кемнедер кимсетә, үз-үзенә артык соклану китә: “Карале, мине күпме кеше ярата, миңа тиңнәр юк”, – дип. Танылу өчен бөтен адымга да барырга ярамый, ниндидер законнар бар, җырчылар шуны онытмасын иде. Аллаһы Тәгаләнең куйган кануннары бар. Хатын-кызга ирләр алдында җырларга ярамый икән, хатын-кызга гаурәтен күрсәтергә ярамый һ.б. Җырчыларга шушы кануннар белән танышырга кирәк. Башта нык популяр булып, кинәт кенә төшеп китүчеләр дә бар бит, бу хәл җырчы-артистны рухи яктан үтерә. Андый кеше эчкечелеккә сабышырга, хәтта сукбайлыкка чыгарга мөмкин. Концерт алдыннан муллалар белән дә киңәшсәләр әйбәт булыр иде.

– Шәригать, дисең, бүгенге татар сәхнә­сендә, ялгышмасам, шәригатьнең “ш” хәрефе дә юк кебек.

– Әйе. “Ш” хәрефенең бер таягы да юк, дөресен генә әйткәндә. Җырчыларның бик әзе генә шәригать турында уйлый, шәригатьне кайгырта. Дин ул гореф-гадәт кебек кенә, дип уйлый кеше. Сәхнәдә теләсә нәрсә эшли аласың, аннары яулыгыңны бәйләп сәдака биреп чыксаң, хәзрәтне чакыртып укытсаң, барысы да әйбәт булыр кебек.

Автор: ГАБДЕРӘХИМ
Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 50нче саныннан укый аласыз.
Фото: Инстаграм

Бәйле