Разил Вәлиев Татарстанда календарьга яңа көн кертергә тели

-- Лэйсирэ

«Елга бер тапкыр булса да һәр милләт вәкиле үз халкының милли киемнәрен киеп урамга чыкса, яисә эшкә килсә, алардан күреп башкалар да үз милләте, рухи мирасы, милли киемнәре тарихы белән кызыксына башлар иде», диде депутат.

Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев парламент утырышында Милли кием көне булдыру тәкъдиме белән чыкты.

Аның фикеренчә, бу «республикада яшәүче милләтләрнең мәдәни мирасын популярлаштыру, милләтара дуслыкны ныгыту өчен менә дигән чара».

«Елга бер тапкыр булса да һәр милләт вәкиле үз халкының милли киемнәрен киеп урамга чыкса, яисә эшкә килсә, алардан күреп башкалар да үз милләте, рухи мирасы, милли киемнәре тарихы белән кызыксына башлар иде. Бу хәрәкәт милли кием җитештерү, аның яңа, заманча үрнәкләрен булдыру, халык һөнәрләрен һәм кәсепләрен үстерүгә дә ярдәм итәр иде», диде Вәлиев.

Ул Адыгея республикасында Милли адыг (чиркәс) киеме көнен зурлап бәйрәм итәләр дип мисал китерде. Бу көн истәлекле даталар турындагы канунга кертелгән һәм бәйрәм көнне һәркем, шул исәптән хакимият вәкилләре дә, милли киемнән йөри, дип сөйләде депутат.

«Заманында Шиһабетдин Мәрҗани милләтнең өч төп билгесе дип туган телне, гореф-гадәтләрне һәм милли киемне атаган булган. Ә без бүген акрынлап милли киемнәребезне оныта барабыз. Әлегә бу мәсьәлә турында фикер алышу бара, ул уңай хәл ителер дип өметләнәбез», диде Вәлиев.

Аны бу мәсьәләдә депутат Таһир Һадиев та яклады һәм «милли киемнәр көнен билгеләүгә нәрсә комачаулый?» дип сорады. «Берни комачаулый. Бу мәсьәлә хөкүмәттә бер ел дәвамында өйрәнелә, әмма никтер карар кабул ителми», дип җавап бирде Вәлиев.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «әгәр киләсе утырышка «вышиванкада» (украиннарның милли киеме — ред.) килсәләр?» дип сүзне көлкегә борырга маташты һәм әлеге теманы уйларга кирәк дип белдерде.

Депутат Сергей Раковец Вәлиев тәкъдимен хуплады, әмма «ник үзегез бүген милли киемнән килмәдегез соң?», дип сорады.

Разил Вәлиев үз чыгышында комитетның 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Мөхәммәтшин «комитет зур эшләр башкарган, әмма аның исеменнән нибары ике-өч кеше генә чыгышлар ясый, башкаларны күрмибез», дип шелтәләп алды. «Әйтергә дә уңайсыз, сезнең комитетта Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәләхов бар. Безнең арада аннан да акыллырак кеше юк. Әмма бер генә чыгыш та ясамаган. Сезнең тәкъдимнәрне тыңларга әзер», диде парламент рәисе.

Азатлык радиосы язмасы һәм фотосы  (чит ил агентлыгы)

Бәйле