«40 яшемә җитсәм дә, һаман әни “җитәкчелегендә” яшәп яткан көнем…»

-- Алина

Хәзер гүзәл җенес вәкилләренең уңай сыйфатларын санаганда тагын берсен өстиләр: көчле хатын-кыз диләр. Көчле дигәч тә, сүз таза беләкле хатыннар турында бармый.

Бер телевизион тапшыруда танылган совет актерлары, шул чор хатын-кызларының мәхәббәтен яулаган Андрей Миронов һәм пәһлеван гәүдәле Алексей Смирновның әниләре йогынтысыннан арына алмыйча яшәүләре хакында сөйләделәр. Шунда яңгыраган: “Көчле хатыннар җебегән уллар үстерә”, – дигән фикер белән эчемнән генә гел бәхәсләшеп йөрдем. Янәсе, җебегән булсалар, әниләре итәгенә тагылып яшәсәләр, әлеге егетләр танылган шәхесләр булып өлгерерләр, кинода, театрда шундый образлар тудыра алырлар иде мени? Тик шулай да, җаныма кадалып калды бу сүзләр. Гүя авырткан җиремә кагылдылар. Йөземә бәреп, үзем танырга теләмәгән ачы хакыйкатьне әйттеләр кебек.

Таныш-белешләремнең берсе дә мине йомшак холыклы, булдыксыз, ихтыярсыз кеше димәс, мөгаен. Кеше арасында сүзем үтә, хезмәттәшләрем хөрмәт итә, кулым эшкә ята, һөнәрем дә чын, ирләр хезмәте. Әмма, 40 яшемә җитсәм дә, һаман әни “җитәкчелегендә” яшәп яткан көнем…

Без гаиләдә ике малай үстек. Әти бик аз сүзле, юаш кеше иде. Дөнья куам дип тыпырчынмады, әни кушканны карышмыйча гына эшләп куя торган күндәм кеше иде. Иде дим, чөнки әти, ничек тыныч яшәсә, шулай тыныч кына 62 яшендә дөнья куйды. Без үскәндә бүтән гаиләләрдәге балалар сыман әти сүзеннән, әти күз карашыннан түгел, киресенчә, әнидән шүрли идек. Тапкан-баккан анамны ниндидер явыз хатын итеп тасвирлыйсым килми. Әнидәге тырышлыкка, энергиягә, максатчанлыкка сокланырлык иде. Кайчакларда бу әни беркайчан да арымый микәнни дип тә уйлый идем. Үзе дә һәрчак ниндидер эш-шөгыльдә, башкаларның да кул кушырып утыруын сөймәде.

Мин кечкенәдән әнинең һәр кушканын үтәп, аңа ярарга, юк-барга борчымаска, мактавына лаек булырга тырыша идем. Ә менә холкы белән әнинең үзенә охшаган энекәш исә “үрнәк малай” ролен уйнарга бер дә атлыгып тормый иде. Әни мине энекәшкә һаман үрнәк итеп куя килде, ә мин һаман яраклашырга тырыша тордым. Тик аңа карап таләпләр кимемәде. Еш кына ирен “мүкләк”, “җебегән” дип битәрләгән хатын-кыз үз газизендә дә шундый ук сыйфатлар тәрбияләгәнен аңлый иде микән, белмим…

Егет булып җитлеккәч, әни ныклап торып мине “бәхетле итү” белән шөгыльләнә башлады. Дөресрәге, дуслашып йөргән кызларымның берсе генә дә тиң булып чыкмады әнинең “асыл малае”на. Иң әвәл, мәктәп елларыннан ук яратып йөргән Равия белән мөнәсәбәтләребезгә “ачыклык кертте”. Кемнәрдер аша: “Безгә хәерче баласы кирәкми!” –дигән сүзләр ирештергән. Сөйгәнем миннән йөз чөерде, өч баланы берүзе үстерүче әнисе рәнҗеп елаган диделәр. Башка кызларым да әнинең “җиз иләге”ннән үтә алмадылар. Болай да бөтен хатын-кызны Равия белән чагыштырган малаеның ничек гайрәтен чигерергә икәнен белә иде ахрысы ул. Шулай итеп, мин әнинең үзе белән бергә картаерга дучар ителдем. Өйдән – эшкә, эштән – өйгә, хезмәт хакын – әнигә…

Бу сорылык тәмам туйдыргач, эшне ташлап Себер якларына чыгып киттем. Энекәш, әнидән сорап тормыйча, бер марҗа кызына өйләнеп куйды. Безнең әни өчен бу фаҗига иде. Марҗа килен әни янында өч көннән артык яшәмәде. Яшьләр бер туганнарының буш торган фатирларына күченделәр. Әни көн дә барып, боларны “яшәргә өйрәтеп” йөри башлаган: “Керләрне кул белән ю, автомат кер юу машинасы агартып юмый ул!”, “Ашны менә болай пешерәләр аны” һ.б. “Дәрес”ләрне марҗа килен әллә ни озак тыңламаган: әни-карчыкка ишек тарафына бармак төртеп күрсәткән…

Шул көннән әни мине янәдән янына кире кайтару хәстәренә кереште. Телефоным тәүлек буе тынып тормый: әни төн уртасында да чылтыратып, үзенең түшәктә ятуы, “һәр күзәнәге сызлавы” хакында, тилмереп ике малай үстереп, болын кебек фатирда берүзе тилмерүе хакында сөйли. Түзмәдем, кайттым. Ана бит!

Әни исә мине башлы-күзле итү әмәлен дә табып куйган икән. “Җүнсез кияүгә тап булып, аерылып кайткан шәп нәселнең шәп кызы” белән бер-ике очрашып карадым анысы (мин бит сүз тыңларга күнеккән). Әмма әнигә бүтән миңа берәүне дә димләмәвен, бары тик үзем сайлаган, үземә ошаган насыйп парым очраганда гына өйләнәчәгемне ныклап әйтеп куйдым.

70нче дистәне вакласа да, әнине дөнья куудан һич аерам димә. Әгәренки, бакчада әни кишер-суган үстермәсә, без икәүләп ачка үләчәкбез икән! Шулай булгач, эштән соң бакчада казынмый ни чара?! Карт ананың берүзе бил бөккәнен күзәтеп торыйммы? Минем хезмәт хакына яшелчәләрне олавы белән кайтарып аудара алырга мөмкин икәнен аңлатып кара син аңа! “Хатыны итәгенә тагылып чыгып киткән бозау” энекәшне сүгү – әнинең яраткан темасы. “Нәселсез каласың!”, “Килен хезмәте күрми үләрмен инде” дип миңа адресланган “агарту эшләре” дә аның көндәлек репертуары.

Бәхетемне кәҗә сөзмәгән икән әле. Ниһаять, тормышымны бергәләп дәвам итәргә теләк уяткан хатын-кыз очрады юлымда. Яшь араларыбыз шактый булса да, бер-беребезне беренче караштан яраттык. Ә беркөнне, әни сеңелләренә кунарга дип киткәч, сөйгәнемне фатирыбызга дәштем. Юл уңаенда кибеткә кереп шәраб, җиләк-җимеш, конфетлар алдык. Шулай матур итеп табын корып, көлешә-көлешә сөйләшеп утырганда әни кайтып кермәсенме!

Бер сүз әйтмәсә дә бөтен йөз-кыяфәтендә кадерле кунагыма карата сынаулы, мыскыллы караш ярылып ята иде. Әйтерсең лә, мин йортка фахишә алып кайтканмын! Үзара таныштырырга азаплануымны да әни, җаннар өшерлек бозга каткан битлек кигәндәй, салкын кабул итте. Сөйгәнемне озатып кайтканда әни мине елап каршы алды. Маңка малайны утлы табага бастырамыни?! Өстәлдәге банан-мандариннарга ишарәләп: “Газиз анаңа мәңге мондый тәм-томнар алып кайтканың юк!” – ди. “Соң, әни-җаным! Бөтен хезмәт хакым синдә бит, ал, теләгәнеңне, зинһар! Син бит мин азык-төлек алып кайтканны гомергә яратмадың!” – дим. “Җүнле кызлар ир-ат йортына килеп утырмый!” һ.б. шуның ише моральне тыңлап бетермәстән өйдән чыгып киттем. Ул төнне энекәшләрдә кундым..

Икенче көнне кайтып, әнигә өйләнәчәгем, әмма аның белән бергә яшәмәячәгебез хакында әйттем. Әлбәттә, әни теше-тырнагы белән минем мөстәкыйльлеккә каршы төште:

“Болын кадәр фатирда урын җитмиме сиңа?!” Болын кебек фатирны бүлү турында сүз кузгатып тормадым, чөнки мәңге риза булмаячагын белеп торам. Җан биргәнгә җүн бирер әле. Булачак хатыным белән дә ачыктан-ачык сөйләшергә туры килде. Газиз анама карата энекәш хатыны күрсәткән мөгамәләне кабул итмәячәгемне аңлатырга тырыштым сөйгәнемә. Аңлады кебек. Киләчәк ни күрсәтер? Шуны беләм, әле әнинең “бай тормыш тәҗрибәсен” байтак “үзләштерәсе” бар. Чөнки ул идарә итмичә яши алмый. Көчле хатын-кызлар бөтен дөньяны, башкаларны үзгәртергә тырышсалар да, үзләрен үзгәртергә аларның көчләре җитми…

 

 

 

Татарстан яшьләре
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий