20 декабрь Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясендә Life.ru журналисты Путинның янә өйләнүе турында сорау бирде. Дәүләт башлыгы исә хәбәрченең үзеннән “Сез өйләнгәнме?” дип сорады. “Әйе” дигән җавабына Путин: “Күрәсезме, ул өйләнгән һәм минем аның кебек булуымны тели», дип шаяртты.
Ул шулай ук: «Тәртипле кеше буларак мин моны кайчан да булса эшләргә тиеш булам», дип өстәде, дип яза “Реальное время”.
Фото: REUTERS
–
–

