Владимир Путин «тәртипле кеше буларак» өйләнәчәген әйтте. Кемгә?

-- Лэйсирэ

20 декабрь Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясендә Life.ru журналисты Путинның янә өйләнүе турында сорау бирде. Дәүләт башлыгы исә хәбәрченең үзеннән «Сез өйләнгәнме?» дип сорады. «Әйе» дигән җавабына Путин: «Күрәсезме, ул өйләнгән һәм минем аның кебек булуымны тели», дип шаяртты.

Ул шулай ук: «Тәртипле кеше буларак мин моны кайчан да булса эшләргә тиеш булам», дип өстәде, дип яза «Реальное время».

Фото: REUTERS

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий