Мин еш кына авыруларыма: “Зиратка еш йөрмәгез, бу – зыянлы”, – дип киңәш итәм. Ни өченме? Якын кешесенең кабере каршына килеп баскан һәркем үзен мәрхүм каршында гаепле хис итә. Якын кешесе җир астында ята, ә ул исән. Болай итеп кеше психикасын какшатырга, үзенә зыян салырга мөмкин.
Гаепле булу хисе күңел түренә керсә, шунда ныклап урнашса, аны бетереп булмаячак. Беркем һичкем каршында гаепле түгел! Әгәр дә син аның гомерен үз кулың белән өзмәгәнсең, шул сәбәпкә этәрмәгәнсең икән, синең бер гаебең дә юк!
Мәрхүмгә дога кылу өчен кабер янына килеп басу мөһим түгел. Син Италиядә яки Германиядә яшәп, якын кешең Татарстан зиратында ята икән, ихлас кылган догаң аңа барып ирешер, иншәАллаһ!
“Зиратка йөрмәскә кирәк”, – дип ялгыш аңлап калмагыз тагын! Зиратка йөрергә кирәк, аерым көннәрдә. Зиратка кайчан кеше күпләп килә? Ике гает көнендә, язның беренче бәйрәмнәрендә. Зиратта кеше күп булганда, күптән күрешмәгәннәр белән күрешәсең, күңелдә авыр тойгылар булмый. Ә доганы көн дә берничә мәртәбә кылырга була бит.
Бервакыт миңа бер авыру ханым килде. Тонусы төшеп беткән, “Гел елыйсым килә”, – ди, бер эшкә дә кулы бармый икән. Бик озак сөйләштергәч, мондый хәлнең сәбәбе көн дә зиратка йөрү белән бәйле булды. Төп нигездә яшәгән киленнең котын алып бетергәннәр каладан кайтучы туганнары. “Әти-әни аркасында шулай баедыгыз, мул тормышта яшисез, көн дә зиратка төшеп, рәхмәт әйтеп мен”, – дип интектерәләр икән. Киленне алардан аерып алып, бер айга “дәваланырга” салдым. Хәтта иренә дә килеп йөрмәскә куштым.
Кайбер кеше башкаларга күрсәтү өчен еш йөри. Зиратка кайтуыннан шоу ясап, сәдака өләшеп, дәрәҗәле булырга теләүчеләр дә бар. Алла сакласын, савабын бөтенләй бетерүең ихтимал!
Ләйлә БИЛЯЕВА, невролог, остеопат. Акчарлак Фото: Татар-информ