«Туганнары киленне көн саен зиратка барырга кушып интектерәләр» — Акчарлак

-- Лэйсирэ

Мин еш кына авыруларыма: “Зиратка еш йөрмәгез, бу – зыянлы”, – дип киңәш итәм. Ни өченме? Якын кешесенең кабере каршына килеп баскан һәркем үзен мәрхүм каршында гаепле хис итә. Якын кешесе җир астында ята, ә ул исән. Болай итеп кеше пси­хикасын какшатырга, үзе­­нә зыян салырга мөмкин.

Гаеп­ле булу хисе күңел түренә керсә, шунда нык­лап урнашса, аны бетереп булмаячак. Беркем һичкем каршында гаепле түгел! Әгәр дә син аның гомерен үз кулың белән өзмәгәнсең, шул сәбәпкә этәрмәгәнсең икән, синең бер гаебең дә юк!

Мәрхүмгә дога кылу өчен кабер янына килеп ба­су мөһим түгел. Син Ита­лиядә яки Германиядә яшәп, якын кешең Татарстан зиратында ята икән, ихлас кылган догаң аңа барып ирешер, иншәАллаһ!

“Зиратка йөрмәскә ки­рәк”, – дип ялгыш аңлап кал­магыз тагын! Зиратка йөрергә кирәк, аерым көннәрдә. Зиратка кайчан кеше күпләп килә? Ике гает көнендә, язның бе­рен­че бәйрәмнәрендә. Зи­ратта кеше күп булганда, күптән күрешмәгәннәр бе­­лән күрешәсең, күңелдә авыр тойгылар булмый. Ә доганы көн дә берничә мәртәбә кылырга була бит.

Бервакыт миңа бер авыру ханым килде. Тонусы төшеп беткән, “Гел елыйсым килә”, – ди, бер эшкә дә кулы бармый икән. Бик озак сөйләштергәч, мондый хәлнең сәбәбе көн дә зиратка йөрү белән бәйле булды. Төп нигездә яшәгән киленнең котын алып бетергәннәр каладан кайтучы туганнары. “Әти-әни аркасында шулай баедыгыз, мул тормышта яшисез, көн дә зиратка төшеп, рәхмәт әйтеп мен”, – дип интектерәләр икән. Киленне алардан аерып алып, бер айга “дәваланырга” салдым. Хәтта иренә дә килеп йөрмәскә куштым.

Кайбер кеше башкаларга күрсәтү өчен еш йөри. Зиратка кайтуыннан шоу ясап, сә­дака өлә­шеп, дәрәҗәле бу­лырга теләүчеләр дә бар. Алла сакласын, савабын бө­тенләй бетерүең ихтимал!

Ләйлә БИЛЯЕВА, 
невролог, остеопат.

Акчарлак
Фото: Татар-информ

Бәйле