Без Ринат белән яратышып өйләнештек.Уртак тормышыбыз Түбән Кама шәһәрендә башланды. Мин мәктәпкә, ирем заводка эшкә кердек. Озакламый тулай торактан бүлмә бирделәр. Улыбыз тугач, тормышыбыз тагын да түгәрәкләнеп китте. Икебезнең дә кирәк чакта ярдәм кулы сузучы дусларыбыз, туганнарыбыз күп. Шуңа бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә гел түрдә булдык: ирем оста бии, мәзәк сүз белән һәм төрле уеннар оештырып әсир итә, ә мин бәйрәмнәрне алып барам. Берничә елдан өр-яңа йорттан фатир алдык, машиналы да булдык. Аннары икенче улыбыз дөньяга килде. Эш урыннарыбызда да уңышларыбыз шактый иде. Ринатны мастер иттеләр, ә үзем шәһәребезнең абруйлы укытучысына әверелдем. Улларыбыз да гел сөенеч кенә китерде. Икесе дә әтиләре кебек оста бииләр, танылган коллективларда чыгыш ясыйлар, спорт белән шөгыльләнәләр. Авылга, әти-әниләр янына гел кайтып йөрдек. Гомумән, искиткеч матур гаилә идек без.

Шуңадыр инде: “Сез һәрвакыт шат күңелле, чибәр. Бер-берегезне яшь гашыйклар кебек яратасыз. Көнләшүчеләр дә күп, сакланыгыз”, – дип кисәтүчеләр дә булды. Кызганыч, бу сүзләргә колак салмадык шул. Бервакыт иремнең эшендә йөрәге авырткан һәм анны ашыгыч рәвештә хастаханәгә илткәннәр. Янына көнгә икешәр тапкыр барып йөрдем. Кулларыннан тотып, күзләренә карап, ни өчен икәнен үзем дә аңламыйча гафу үтенә идем. Бер айдан ирем кайтты һәм тиздән тагын шул ук хәл кабатланды. Бу юлы инде инфаркт булган, диделәр. Аллага шөкер, монысы да узды. Канатлары сынган кошка охшап калган иремне тәрбияләү өчен күп көч куярга туры килде. Бөтен гаиләбез белән махсус диета буенча туклана башладык. Иремә ярамаган ризыкны беребез дә ашамадык. Ләкин бу әле Ходайның җиңелчә кисәтүе генә булган. Бераздан ирем ни өчендер “мин сиңа шәп ир була алмадым”, “син мине ташларсың инде” кебек сүзләр әйтергә гадәтләнде. Акча таба алмагач, үзен гаепле саныйдыр, дип сүзне бүтән якка бора идем. Ә бервакыт ул минем бик моңсу төшкән фотосурәтемә карап: “Мин үлгәч, гел шундый булырсың инде”, – дип сискәндерде. Озакламый тормыш үз агымына кайтты. Ринат җиңел генә эшкә керде. Кич балалар белән мәш килә: шахмат уйныйлар, ял көннәрендә машинада казыналар. Ә гает көнне ул ике улыбызны да уятып мәчеткә алып китте. Бер атнадан ирем вакытында эшеннән кайтмады. Борчылып иптәшләренә, хастаханәләргә дә шалтыраттым – файдасыз. Ниһаять, төнге сәгать унбердә генә ишектә ул күренде. Исерек. Йөзенә карарга да куркыныч, әллә нинди, соры иде. Кайда йөрүен сорадым һәм ул үз гомерендә беренче тапкыр тавыш чыгарды. Балалар да бу хәлгә бик аптырадылар. Олы улым, иртәгә үзе сөйләр әле, дип, әтисен борчымый торырга киңәш итте. Без урын җәеп йокларга яттык, ә Ринат төн буе ыңгырашып, ишекле-түрле йөрде. Дару тәкъдим иткәнидем, эчмәде, “йөрәк түгел, йөрәк авыртмый, их!” дип кенә ыңгырашты. Бу сәерлеге икенче көнне дә бетмәде.

Аны ишек ачылу да, телефон да сискәндерде. Ә икенче көнне кич ишектә кыңгырау шылтырады.
Аны ишеткәч, Ринат мизгел эчендә юкка чыкты һәм… Тәрәзәдән җиргә ташланды.
Ул көннәрдә мин кичергәннәрне Ходай дошманнарга да күрсәтмәсен. Иремне авылда күмеп килгәндә, чәчләрем агарган иде. Башта мең сорау…

Яшермим, үземә кул салу турында да уйладым. Берничә атнадан аякларым үзләреннән-үзләре бер күрәзәче янына алып барды. Ышанмасам да, чарасызлыктан тилмереп бару иде бу. Башта ул минем үткәннәремне сөйләп бирде. Аннары шуларны әйтте – иремнең үлеменә бер мишәр хатыны гаепле икән. Ул Ринатны берничек тә үзенә кара та алмагач, бозым ясап юк иткән. Ике ел элек ялгышкан булган ирем. Шул сәбәпле, үзен минем алда гел гаепле санап яшәгән. Бу турыда берничә тапкыр сүз башласа да, мин аны аңламаганмын. Үләренә ике көн калгач та Ринат шул хатынга барып, “шайтан ияртеп” кайткан. Соңыннан, күрәзәче ул хатынның мине яхшы белүен, безне балалар бәйләвен һәм аның тиздән миңа киләчәген белдерде. Өч көннән ишек шакыдылар. Ачсам, бер укучымның әнисе, иремнең авылдашы басып тора. Ике ел буе иремне эзәрлекләгән мишәр хатыны! Эштә ул Ринат артыннан калмый йөргән, балалары аша безнең бөтен тормышыбызны җентекләп белеп торган. Менә бит, күрәзәченең һәр сүзе чын булып чыкты! Бу хатымны бүтәннәргә гыйбрәт өчен яздым. Кайберәүләр үз ирләрен исерек дип сүгә, куып та чыгара. Иң элек аңларга тырышыгыз – ни өчен эчә ул? Бәлки әнә шундый юньсез, бозык хатыннарга эләккән дә, сихердән котыла алмыйча йөридер. Күп ирләр үз-үзләренә кул сала. Моңа да шул юньсез хатыннар сихере гаепле түгел микән?

 

 

 

yazmysh.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий