М7 трассасында зур авария. Зыян күрүчеләр бар

-- Алина

Татарстанда биш кеше М7 трассасында зур авариядә зыян күргән, дип хәбәр итә республика Дәүләт автоинспекциясе.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 21 декабрь иртәнге сәгать 6.50дә М7 трассасының 16нчы чакрымында «Киа» машинасы каршы як полосага чыгып, «Газель» белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәтләрендә шулай ук «Нексия» машинасы да зыян күрде.

Һәлакәт булган урыннан фотолар социаль челтәрләрдә пәйда булды. Алар бу вакыйга нәтиҗәсендә трассаның ябылуы турында хәбәр итә. Урында янгын сүндерүчеләр, медиклар һәм полиция эшли. Һәлакәт турында мәгълүмат ачыклана.

 

 

 

tatar-inform
Фото: соц. сети

 

Бәйле