Ирендә — яман шеш. Үзе операция кичергән. Йорты янган…

-- Лэйсирэ

Биш бала анасы Венера Аетбаева һәм аның гаиләсе Яңа елны кайда каршылар? Сибайда яшәүче бу гаиләнең йорты яган. Ут чоланнан чыккан. «Янгын сигнализациясе тавышын ишеткәч, күршедәге кибет яна дип уйладык, — ди Венера. — Үзебездә янгын булыр дип башка да килмәде. Чоланны барып ачкач кына, йортка ут капканын аңладык — аны төтен каплаган иде».

Йортның түбәсе, бер дивары янган. Аны төзекләндерү башланган, гаиләгә туганнары, якыннары ярдәм иткән. Әмма башкарасы эшләр күп әле. Моның өчен гаиләгә 100 мең сум тирәсе акча кирәк, дип яза Кызыл таң.

«Изгелек» фонды бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләрне чакыра. Моның өчен 3443 номерына «Изгелек» һәм җибәреләсе сумма язылган кыска хәбәр юлларга кирәк. Әйтик, «Изгелек 200».

— Янгыннан үзебез котылалдык, иң мөһиме — барыбыз да исән, — ди Венера. — Әмма йортны коткарып кала алмадык. Яңа елны үз йортыбызда каршыласак, бу мәхшәр онытылыр иде.

Фотолар гаилә архивыннан.

Бәйле