«Шаяртумы, әллә инде Элвин Грейга аяк чалырга теләүчеләр эшеме?»

-- Лэйсирэ

Гастрольләр вакытында артистлар көтелмәгән вакыйгаларга еш очрый. Популяр артист Радик Юльякшин да андыйлардан калышмый. Күптән түгел җырчының Азнакайда узган концерты вакытында мәдәният йортында шартлаткыч матдә булу куркынычы аркасында бинадагы халык эвакуацияләнде, дип яза Сәхнә.

Бәхеткә каршы, бу ялган хәбәр булып чыкты һәм тиз арада концерт дәвам иттерелде. Бу вакыйга кемнеңдер шаяртуымы, әллә инде Elvin Greyга аяк чалырга теләүчеләр эшеме? Билгесез…

Дөрестән дә, 9 меңлек стадионнар җыеп концерт куйганнан соң бу егет тирәсендә каршылыклы фикерләр саны артты. Үз тарафына яуган тәкыйть сүзләренә карата мөнәсәбәтен болай дип белдерә җырчы: «Тәнкыйтьләсеннәр. Иң мөһииме халык тыңларга килә икән – димәк без дөрес юлда. Сөйләүчеләр күп булыр ул, артистлар арасында бигрәк тә. Үз эшеңне эшләп тик йөрергә кирәк».

Бу урында Башкортстанның атказанган артисты Фидан Гафаровның Радикны яклап әйткән сүзләре искә төшә: «Кагылмагыз ул балага, үзенең сәнгате белән халыкны җәлеп итә икән, димәк 21 гасыр өчен ул кирәк». Башкача әйтеп тә булмый.

Социаль челтәрләрдә дә Радикны тәнкыйтьләүчеләр шактый. «Бер көнлек кенә җырчы», «бүген бар, иртәгә юк» кебек сүзләргә дә җырчы игътибар итмәвен әйтте.

Фото: скриншот

Бәйле