«Татфондбанк» беткәнгә ике ел: югалган акчалар кире кайтамы?

-- Лэйсирэ

15нче декабрьдә «Татфондбанк» дигән көймәгә су үтә башлаганга ике ел булды. 2016нчы елның 15нче декабрендә хәле хөрти икәнлеге рәсми рәвештә хәбәр ителгән, банкның эшчәнлегенә мораторий кертелгән иде. Ләкин өмет дигәнең аннан соң да ике ай чамасы яшәде әле. Ә аннары көймә бөтенләй батты. Үзе артыннан «Интехбанк»ны, тагын берничә банкны да сөйрәде. Аларның калдыкларын бүген дә җыйнап бетерә алмыйлар әле. Шуның символы булып, Казан урамнарында «Татфондбанк» дигән язулары да алынмаган ябык офислар кукраеп утыра.

Ике ел эчендә нәрсә үзгәргән, кертемчеләргә акчаларын түләгәннәрме, гаепле кешеләр тиешле җәзасын алганмы – бу язмада шуларны барларга булдык.

«НИЧӘ СУМ БУЛУЫ МӨҺИМ ТҮГЕЛ, БАРЫСЫ ДА – БЕЗНЕҢ АКЧА»

Бу язманы әзерләүнең тагын бер сәбәбе – 15нче декабрьдә «Татфондбанк» һәм башка банкларның кертемчеләре – һаман да акчаларын ала алмый тилмерүчеләр урамга чыкты. Казанның Петров паркында митинг уздырдылар. Оештыручылар әйтүенчә, чарага 100ләп кеше килгән иде. Чынлыкта, ябылган банкларда калган акчаларын ала алмый тилмерүчеләр тагын да күбрәк. Ләкин проблеманың масштабын аз булса да чамалау өчен, шушы 100 кеше дә бик җитә инде.

Моннан бер атна элек – 9нчы декабрьдә зур митинг булуы, анда бик күп иҗтимагый оешмаларның катнашуы турында язган идек («Кечкенә кешеләр» җыены яки Аккош, Чуртан һәм Кысла Кремль янында митингта», №50, 12 декабрь, 2018). Ул митингта алданган кертемчеләр вәкиленә сүз бирелде бирелүен, ләкин алар килмешәк хәлендә иде. Реваль Зәйнуллинга сөйләп бетерергә дә ирек бирмәделәр. Сезнең проблемагыз «иске» инде, дип, сөйләп торган җиреннән йолкып диярлек төшерделәр. Менә бу юлы кертемчеләр үзләренең «законный» митингына җыелды. Һәм сөйлисе килгәннәрен рәхәтләнеп сөйләделәр. Ләкин чыгыш ясаучылар әллә ни күп булмады. Ике ел эчендә кемдер басылган, кемдер акчаларын югалтуы белән килешкән һәм моңа кул селтәгән. Шулай да һаман да көрәшүчеләр дә бар әле.

Чараны бөлгенлеккә төшкән банклар кредиторлары берлеге җитәкчесе Елена Косоурова оештырган. Елена Косоурова – «Ак Барс» хоккей командасының элеккеге уенчысы Александр Косоуровның хатыны. Митингка җыелучылар сүзләренә караганда, Косоуровларның «Татфондбанк»та бик зур суммада акчасы калган. Күпме икәнен төгәл белүче булмады. 20-30 млн сум булуы ихтимал, дигән фаразлар гына әйттеләр. Елена ханым үзе дә «күпме акчагыз югалды?» дигән темага сөйләшергә яратмый. «Очень много», – дип кенә җаваплый. Аның өчен башкасы мөһимрәк: «Ничә сум калуы мөһим түгел. Кемнекедер – бер миллион, кемнекедер 10 миллион сум булырга мөмкин. Нинди генә сумма булса да, ул – безнең акчалар. Ул акчаларны һаман да ала алмыйбыз – төп мәсьәлә менә шунда», – дип аңлатты ул.

Моңа кадәр алданган кертемчеләр төркемен Александра Юманова җитәкли иде. Җитәкчеләр белән очрашуларга да ул йөрде. Ә бу митингта ул күренмәде. Митингта катнашучы Реваль Зәйнуллин, Юманова телефонын алмый, диде. «Өстәгеләр барысын да уйлап эшләде: иң күп кычкырып йөрүчеләргә, янган акчалары әллә ни күп булмаган кешеләргә акча биреп, авызларын яптылар. Александра белән дә нәкъ шундый хәл булды», – дип сөйләде Зәйнуллин. Александра Юманованың телефонын табып, без дә шалтыратып карадык. Митинг көнне телефоны «недоступен» иде.

«Акчаларыбызны кайтарыгыз!» дигән таләптән тыш, митингта катнашучылар тагын бер мәсьәләне күтәрде: гаепле кешеләрнең барысы да җәзасын алсын. Әлегә, белүебезчә, төп гаепле кеше булып «Татфондбанк» идарәсе рәисе Роберт Мусин гына бара. Аны мошенниклыкта гаеплиләр (Мусин гаебен таныды. Хәзер судны көтә – Авт.). 50 млрд сумнан артык акчаны үзләштергән, дип баралар. Гомумән алганда, ике банктан («Интехбанк»ны да санап) 132,5 млрд сум акча «югалган». Кесәдәге акча янчыгыннан түгел бит ул, банктан! «Бер кеше генә аның хәтле акчаны урлый алмый. Гаеплеләр тагын бар, аларны барыбыз да беләбез», – диештеләр чыгыш ясаучылар. Төркем эченнән берәүнең пышылдап кына: «Урлый ала, урлый белеп урласаң…» – дигәне ишетелде.

БЕРӘҮ ГЕНӘ ГАЕПЛЕ ТҮГЕЛ…

Инде хәзер шушы ике ел эчендә нәрсәләр эшләнгәнен барлыйк. Банкта кертем (вклад) ачканда, акчаның 1 млн 400 мең сумы иминиятләштерелә. Ягъни бу банк белән берәр нәрсә була калса, кертемеңнең 1 млн 400 мең сумын бер проблемасыз кайтарып ала аласың, ә аннан артып киткән сумманы кайтару өчен шактый тир түгәргә туры киләчәк, дигән сүз. Ул 1 млн 400 мең сумны Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (АСВ) кайтарып бирә. Ләкин Татарстан банклары белән булган очракта кертемнәрнең иминиятләштерелгән өлешен кайтарып алу да шактый проблемалы булып чыкты. Банкта 1 млн 400 мең сум һәм аннан азрак акча саклаучылар хәйран булган икән, шунлыктан аларга акчаларын кайтару тоткарланды. Быелның сентябрендә Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы хисап тотты: «Татфондбанк» һәм «Интехбанк» кертемчеләренең 99 процентына иминиятләштерелгән акчалары кайтарылган икән. Кертемчеләрнең 1 процентына һаман да кайтарылмаган дигән сүз. Ә 1 млн 400 мең сумнан күбрәк акчасын югалтканнар турында әйткән дә юк. Алар акчаларын кайчан кайтара алыр (һәм, гомумән, алып бетерә алырмы?) – анысы билгеле түгел.

Банклардан «юкка чыккан» акчаларның бер өлешен түләнмәгән кредитлар тәшкил итә. Кредит алучылар арасында Дәүләт торак фонды, Республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы, ПСО «Казан» кебек эре фигуралар җитәкли торган эре оешмалар да бар. Фатир алырга дип тиенләп акча җыеп барган пенсионерларның акчасы шул оешмаларга кредит бирүгә тотылган. Ә кредитлар түләнмәгән. Миллионнар гына түгел, миллиардлар белән исәпләнә ул түләнмәгән кредитларның гомуми суммасы. Менә шуннан «тишек» хасил була да инде. Алданган кертемчеләр Тәлгать Абдуллинны (Дәүләт торак фондының элеккеге җитәкчесе), Шамил Агеевны (республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе), Равил Җиһаншинны (ПСО «Казан» җитәкчесе) һәм башка оешма җитәкчеләрен җинаять җаваплылыгына тартуны сорап, Тикшерү Комитетына хатлар да язганнар. Тик әлегә аларның сүзенә колак салучы юк. Булмас та, мөгаен. Бу йомгакны сүтә башласаң, бөтенләй сүтелеп китәргә, әллә нинди эре фигураларга килеп төртелергә мөмкин бит.

Татарстан хакимияте, банкларны коткару өчен, эре оешмалардан ярдәм сорап караган иде. КАМАЗ, ТАИФ, «Татнефть», «Красный Восток Агро», «Нәфис Косметикс», «Ак Барс» хоккей клубы, «Газпром трансгаз Казан», «Бәхетле», «Татспиртпром», «Татэнерго», «Казаньоргсинтез», «Эдельвейс Корпорейшен», «Нижнекамскнефтехим»… Баштарак «берничә оешма ярдәм итәргә әзер» дигән хәбәр таралса да, чынлыкта, ярдәм итүче булмады.

Бөтенләй бернәрсә дә эшләмәгән булып калмас өчен, хөкүмәт Республика ярдәм күрсәтү фонды булдырды. Банкларда акчасы калган барлык кешеләрдән дә документларын шушы фондка китерүләрен сорадылар. Фонд хисабыннан күренгәнчә, бүгенгә барлыгы 325 млн сум акча түләнгән. Ләкин бер тиен дә ярдәм алмаучылар да бар.

Роберт Мусинга килгәндә, аның милкен алданган кертемчеләргә акчаларын кайтарып бирүгә тоту буенча суд эше бу елның 25нче декабрендә каралырга тиеш. Шушы көннәрдә Татарстанның Арбитраж суды Мусинның кызларына бүләк итеп биргән 520 квадрат метрлы фатирын тартып алу һәм фатир бәясен конкурс массасына кушу турында карар чыгарды. Мусин бу фатирын узган елның 22нче февралендә (ягъни сак астында утырганда) кызларына бүләк итеп яздырган булган. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы вәкилләре сүзләренә карасаң, Мусиннарның тартып алып була торган әйберләре җитәрлек әле, бер фатирдан гына бөлерлек түгел. Ә бу фатир хисабына ичмасам берничә кешегә булса да акчаларын кайтарып бирергә була…

ВАКЫЙГА – САННАРДА
– Үзәк банк мәгълүматы буенча, Татарстан банкларын үлемнән коткару өчен кимендә 220 млрд сум акча кирәк булган. Ләкин Татарстан бу акчаны тапмады.

– Берьюлы берничә банк ябылудан республика предприятиеләре 87 млрд сум акчасын югалтты.

– Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (АСВ) мәгълүматына караганда, 2017нче елның 11нче апреленә «Татфондбанк»ның 88 аерым бүлекчәсе, шул исәптән 5 филиалы, 32 операция офисы булган.

– 2017нче елның 1нче июненә булган мәгълүматка караганда, «Татфондбанк»ның кредит портфелендә барлыгы 78449 кредит булган. Бу – банк шуның кадәр затка кредит биргән булган дигән сүз. Кредитларның гомуми суммасы – 113 млрд 387 млн 602 мең сум. 1539 кредит юридик затларга, калганнары физик затларга бирелгән булган.

– Белешмәләр буенча, лицензиясе алынган вакытка «Татфондбанк»та гына да 3500 хезмәткәр саналган, тагын 1,5 мең кеше «тугандаш» банкларда хезмәт куйган.

– Бу елның 18нче декабрендә Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы ачык электрон аукционда «Татфондбанк»ның 13 банкоматын сатарга җыена. Банкоматларның гомуми суммасы 7,7 млн сум, дип яза TatCenter.

СТАТИСТИКА
Русия Үзәк банкы ел саен 40-100 банкның лицензиясен ала. Статистикадан күренгәнчә, соңгы 10 елда Русиядә 400ләп банк ябылган.

2018нче елның 1нче гыйнварына илдә 561 коммерцияле банк һәм банк булмаган оешма исәптә торган. Шуларның 230ы эре банк исәпләнә. Ә 2017нче елның 1нче гыйнварында 623 банк һәм банк булмаган оешма саналган. Димәк, бер ел эчендә 62 банк ябылган дигән сүз. Шулай да Үзәк банк әйтүенчә, 2017нче елда банклар әзрәк ябылган икән әле. Мисал өчен, 2015тә – 101, ә 2016да 110 банк ябылган булган.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Безнең гәҗит

Фото: Казаньферст
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий