Тәүге суыклар ишек кагып, кибет киштәләрендә яфраклы мандариннар, чыршылар, ә сувенир сатыла торган бүлекләрдә чучка сыннары (нишләтәсең, якынлашып килүче ел мөселман кешесе күңеленә хуш килми торган шул хайван бит), шуңа охшатып ясалган башка әйберләр пәйда булган чорга кердек, җәмәгать. Алдыбызда – Сары чучка елы.

Дуңгыз дигәндә, күпләребезнең күз алдына, шул мәхлук рәвешендә эшләнеп, сыртына ярык уелган акча җыю савыты килеп баса. Шулай икән, Яңа елны лаеклы каршылау һәм кесәләребезнең калынаюын кайгырту өчен әйбәт үк тырышырга кирәк.

Ничек киенергә?

Ел “хуҗасы” сары гына түгел, җир чучкасы (әйтерсең, әле тагын һавадагысы да бар) дип тә атала. Шуңа күрә табигый – көрән, сары, яшел төсләр өстенлек итәргә тиеш. Моданы энәсеннән-җебенә кадәр белүче стилистлар, гәрчич төсен­дәге кием-салымнан да яхшысы булмаячак, дип баралар. Ә инде бу төсне яратмаучыларга, ел хайва­ны­ның азмы-күпме күңелен күрү өчен, киемгә туры килердәй берәр нинди әйбер: гүзәл затларга – сумка, муенса-беләзек ише вак-төяк, ир-атларга галстук булдыру киңәш ителә. Сары, ялтыравыклы төсләр дә бик әйбәт. Тәңкәле күлмәгегезне моңарчы кеше күзенә күрсәтергә тартынып йөргәнсез икән, хәзер нәкъ менә шуны киеп ялтырарга вакыт! Чучка сәерлек һәм кыланчыклыкны ярата. Шулай ук алсу, соры, салат, каһвә төсләре дә ярый.

2019 ел модасында иң әһә­ми­ятлесе – итәк-җиңнәрнең бөрмәле-сырмалы булуы. Бала итәк һәм бөрмәләр туташ-ханымнар киемен бик тә купшыландырып җибәрә ич! Ул гына да түгел, быел бәйрәмне мондый киемдә каршылаганда, киләсе ел галәмәт уңышлы, акчалы булачак!
Чәчкә килгәндә, катлаулы прическалар ясап мәшәкатьләнәсе юк. Кабартып, тузмасын өчен лак белән катырып куйсаң, шул җитә. Игътибар! Ел “хуҗасы” ир-ат­лар­ның сакалына сөенеп туя алмаячак.

Табынга сыр куярга

Кытай йолдызнамәсен су кебек эчкән белгечләр, чучка – үләнен дә, башкасын да ашый торган комсыз хайван, дип раслый. Шуңа өстәлнең бай булуы, төрле ризыклардан сыгылып диярлек торуы кирәк. Яшел тәмләткечләр куярга онытмагыз. Чучка сыр белән сыйлануга каршы түгел, шуңа күрә сырлы тәлинкәне кыю төстә табын түренә куярга мөм­кин. Әлбәттә инде, дуңгызга яшелчә-җимешләрсез дә булмый. Җете кызыл һәм кызгылт сары төстәге җи­меш­ләрнең – әфлисун, бакча җиләге, кишер, татлы борыч, помидорның табын күркенә әйләнүе әйбәт. Алардан әле тагын тәмледән-тәмле кабымлыклар да әзерләсәгезме!..

Ит ризыкларына килгәндә, пешкән яки кызган тавык, сыер, бәрән, куян ите куегыз. Хәер, чучканыкыннан кала, теләсә кайсы ит ярый. Ит янына, һичшиксез, теге яки бу ысул белән әзерләнгән бәрәңге кирәк. Ел “хуҗасы” – авыл хуҗалыгы хайваны. Шуңа күрә авылча пешерелгән чикмәнле бәрәңгедән дә яхшысы булмаячак.

Бүләк матавыгы

Якынлашып килүче ел “хуҗасы” – бик тормышчан, акча мәсьә­ләсендә үтә сакчыл “әфәнде”. Шуңа күрә юк-бар бизәнү-ясану әйбер­ләре, бернигә яраксыз сувенирлар турында онытыгыз. Якыннарыгызга үзләрен озак вакытлар буе куандырырдай ниндидер сыйфатлы, файдалы, мәгънәле әйберләр алыгыз. Әйтик, урын-җир кирәк ярагы. Бүләк мәсьәләсендә ялгышмас өчен алдан кемгә нәрсә кирәген белешеп кую да зыян итмәс. Темага иң-иң туры килеп торучы бүләк исә – һичшиксез, чучка рәвешендәге акча җыю савыты. Ә нәрсә, бик кирәкле әйбер…

Балалар да файдалы бүлә­к­ләргә мохтаҗ. Малайлар – конструкторлар, радио сигналы белән идарә ителешле машина, вертолетларга, ә кызлар сыйфатлы балалар косметикасына, кул эше өчен җыелмалар яки кызыклы китап­ларга мөкиббән китәчәк.

Чыршы һәм имән ботагы

Өй бизәлешендә дә киемнеке кебек үк төсләр өстенлек итәргә тиеш. Өстәлгә сары эскәтер җәегез, чыршыга сары, коңгырт, алтынсу шарлар элегез. Шул ук вакытта классик төс – кызыл һәм яшел төстәгеләрен дә онытмагыз. Табигый бизәкләр – чыршы ботаклары, ылыстан үрелгән такыялар елына күрә бик тә туры килеп торачак. Ел “хуҗасы” имән чикләвеге кетер­дәтергә ярата – имән ботаклары гаиләгез өчен уңыш һәм муллык символына әйләнәчәк. Ә инде чучка кыяфәтендәге акча савытыгыз бар икән, аны күренеп торган урынга куегыз. Кунакларга “дуң­гыз”ны башыннан сыйпап алырга кушыгыз – акча китерү өчен шулай кирәк чөнки. Әлбәттә инде, гирлянда һәм укалар элегез.

(Валентина Семенова/“Ватаным Татарстан”, /№ 186, 21.12.2018/)

Фото: https://pixabay.com

Бәйле