Яңа ел табыны әзерләүчеләргә 10 киңәш

-- Гузель

Эт артыннан ел хуҗабикәсе сары җир дуңгызы булачак. Шуңа күрә өстәлне дуңгызга ошаячак тәм-томнар белән баетырга кирәк. Өстәл бизәлешенә дә игътибар итәргә онытмагыз. Быел сары төстәге ашъяулык, салфеткалар куллансагыз, урынлы булыр.

  1. Дуңгыз ашау яратканлыктан, өстәл азык-төлеккә мул булырга тиеш. Гади һәм җиңел ризыклар әзерләгез.
  2. Экзотик салатлардан баш тартып, «Оливье» һәм «Сельдь под шубой» кебек салатларга өстенлек бирегез.
  3. Табынга сары төстәге җиләк-җимешләр: банан, лимон, алма һәм груша куегыз.
  4. Өстәлдә яшелчә һәм тәмләткечләргә дә урын бирегез.
  5. Яшелчә һәм ит белән гади бутербродлар ясагыз.
  6. Төп ризыклар бик майлы һәм авыр булмасын. Үзебезнең бәлеш, өчпычмак кебек сыйларны сайлагыз.
  7. Дуңгыз итеннән кала, табынга барлык төр итләр куярга ярый. Пешергәндә куян, үрдәк, тавык, сыер, сарык ите кулланыгыз.
  8. Десерт өчен хуш исле камыр ризыклары: җиләкле бөккән, рулет, коймак яки тәбикмәк әзерләгез.
  9. Эчемлекләргә килгәндә, тәмле коктейль эшләгез, компот кайнатыгыз.
  10. Ачы ризыклар әзерләү белән мавыкмагыз!

Яңа ел табынына ни генә куйсагыз да, бәйрәмегез күңелле үтсен һәм истә калырлык булсын!

Бәйле