“Тудырмаган булсам, күзем күрмәс иде…” [гыйбрәтле язмыш]

-- Алина

Көзге салкын төннәрнең берсендә, җиргә яңгыр белән бергә сары яфраклар яуганда, ташландык йорт каршысындагы агач төбендә уянып китте Гамир (исемнәр үзгәртелде). Торырга азапланып та, аякка баса алмагач: “Никләр таптың мине, әнкәй, ник таптың мин җан көеген?” – дип, куллары белән йөзен каплады.

…Сугыш кырында башын салган иренә бик охшагангамы, әнисе Гамир улын Рауза кызыннан да ныграк яратып үстерде. Гармунда өздереп уйнап, күп кызларны үзенә гашыйк иткән улы өйләнәм дигәч, әнисе Мәликәнең шатлыгы эченә сыймады, чөнки кыз үз авылларыныкы, акыллы, әйбәт гаиләдән иде. Ләкин ана иртәрәк куанган булып чыкты: Гамир, өйләнеп, берничә ай яшәгәннән соң, әллә нинди сылтаулар табып, инде йөкле хатынын өйдән куып чыгарды. Әнисенең: “Улым, хатыныңның, туачак балаңның язмышын аяк астына салып таптама!” – дип өзгәләнүләрен колагына да элмәде. Аннан Гамир икенче тапкыр өйләнде, аннан өченче, дүртенче… Ләкин берсе белән дә кешечә яши алмады. “Ялгышасың, улым, тукта!” – дип ялварды әнисе. “Авылдан ун чакрым ераграк китсәм, мин – егет кеше!” – дип күкрәк какты ул, аның өйләнеп аерылганын кем белсен, янәсе. Шулай итеп, Гамир уннан артык хатынга өйләнде, шулкадәр кеше язмышын челпәрәмә китерде. Бердәнбер улының бу кадәр түбән тәгәрәвенә әнисенең җаны бәргәләнде. Ә кызы өчен күңеле тыныч иде Мәликә карчыкның – Рауза күрше авыл егетенә кияүгә чыгып, матур яши иде.

Авыл кешеләре исерек Гамирны өенә кайтарып куялар иде, тора-бара бу хәл аларны туйдырды. “Сугыш кырында ятып калган әтисенең рухын, толлык ачысы татып, балаларын ялгыз үстергән карт әнисен рәнҗетмәсен иде ичмасам!” – дип, авылдашлары исереп җирдә аунап яткан Гамирдан җирәнеп, аны урап уза башладылар. Карт әнисе дә соңгы чиктә генә әйтелә торган сүзләрне пышылдады: “Тудырмаган булсам, күзем күрмәс иде…”

…Без кечкенә чакта иптәш кызым белән кибет-кибет уйнар өчен Гамир абыйдан “Тройной” одеколоныннан бушаган савытлар алып кайта идек. Чираттагы килүебездә Мәликә әби башыбыздан сыйпап: “Тәүфыйклы булыгыз, әти-әниләрегезгә хәсрәт китермәгез берүк, гөлкәйләрем. Озата чыга алмыйм, аякларым шешенде”, – дигән иде. Ул, аяклары сыймагач, итекләрен буйга ярып, чүпрәк белән аркылы бәйләп куйган иде. Ә ике көннән Мәликә карчык мәңгелеккә китеп барды…

Әнисенең үлеме дә Гамирны аракыдан аера алмады. Кая гына эшкә керсә дә, төпләнеп эшли алмады. Өйләнеп карауларын дәвам итте. Унберенче, инде йөкле хатынын җитәкләп кайткач, авыл халкы: “Бу бәхетсезне кайдан тапты икән, баласы үзеннән микән инде?” – дип, яшь хатынны кызганды. Хатын эшчән, тыйнак, кече күңелле, әмма, бәхетсезлеккә, кыска гомерле булып чыкты, баласын тудыруга, үлеп китте. Нишләргә белми аптырап калган Гамир баласын Рауза апасына илтеп тапшырды. Дүрт балам янына бишенчесе дә сыяр әле дип, Рауза тумас борын ятим калган баланы канаты астына алды. Ә Гамир йортын бикләп, авылдан чыгып китте. Бик күп еллар хәбәре булмады. Улы Дамирга биш яшь тулганда апасы Рауза үлеп китте. Ире хатынымның рухын рәнҗетмим дип, башкаларга өйләнмичә, биш баланы читкә какмыйча, үстерде, аякка бастырды.

Үзенең дөньяда икәнлеген белгертеп, көтмәгәндә, җизнәсе өенә таушалган, алама киемле Гамир да кайтып төште. Кайтып та төште, акча даулап, эчәргә сорап, беркая эшләмичә яши дә башлады. Сабыр холыклы, олы йөрәкле җизнәсе бу хәлләргә күпме түзәр иде, ә Гамирның улы түзмәде: “Әти дияргә телем бармый, абый дияргә ярамый, кем син? Юк, әти түгел син. Син – җан көеге. Бу – мине кеше иткән чын әти йорты, син бу йортка сукмакны оныт!” – дип, әтисенә чыгып китәргә кушты.

…Ташландык йорт каршындагы агач төбендә, сары яфраклар арасында яткан Гамирны үткәннәре өчен үкенү хисе биләп алды. “Их, тормышны яңадан башлап булса икән?!” – дип, бөтен җаны-тәне белән көрсенеп, урыныннан кузгалды ул. Кемгә барып сыеныр, язмышы ничек төгәлләнер бу бәндәнең – Аллаһ кына белә…

 

 

 

 

 

Әлфинур ГАЛИЕВА. Татарстан яшьләре
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий