«Буалыларга повезло»: халык бу хәбәрне һәм бәяне ишеткәч йөрәгенә тотына

-- Лэйсирэ

Татарстанда күп фатирлы йортларны индивидуаль җылытуга күчерү башланды. «Ул бик әйбәт әйбер, экономия ягыннан әйбәт!» – ди түрәләр. Әйе, моны бер урнаштырсаң, соңыннан җылылык өчен түләгән чыгымнарың берничә мәртәбә кимиячәк.

Тик экономия ясарга булышучы бу җайланманы урнаштыруның нюанслары турында гына әйтеп тормыйлар. Соңыннан гына билгеле була: мондый бәхет өчен йөз мең сумнан артык акча түгәргә, ул акчаң булмаса, җиде ел кредит түләп яшәргә кирәк, ди шул.

ТАЛЫЙЛАР!

Буада яшәүче Дәрдәния апа Йосыпова безгә сентябрь аеннан бирле шалтырата инде. «Без – бер төркем әбиләр, зар елашып утырабыз, талыйлар кызым, ярдәм итегез!» – дип шалтыраткан иде ул. Җай туры килмәгәч, Буага берничә айдан соң гына кайта алдык.

Арефьев урамының тугызынчы йортында яшәүчеләр журналист килүне дүрт күз белән көткән. Зарлары күп һәм бу зарларның һәммәсе дә йортларындагы җылыту системасын үзгәртергә теләүләренә бәйле.

Быел август ахырында бу йортта яшәүчеләрне хакимият җитәкчеләре ишек алдына чакырып чыгарган да, җыелыш уздырган. Сөйләгәннәр, аңлатканнар, болай дигәннәр: һәр фатирга ике контурлы мичләр куелачак, элеккеге система белән җылытулар бетә, эссе кирәк булса – ачасыз, суык кирәк булса – кысасыз, үзегез көйләп тора алачаксыз, бу зур экономия ясарга булыша торган җылыту төре, имеш.

Җылыту системасын үзгәрткәндә фатирлардагы торбаларны алмаштырырга кирәк булачак. Моны ишетеп, Буа карчыклары йөрәгенә тотынган:

– Әле биш ел элек кенә, капиталь ремонт үткәрәбез дип, торбаларны бер алыштырганнар иде. Шуны алыштырганда балконнарыбызга кадәр җимереп чыгып киттеләр. 30 мең сумга балкон ясаттык, бөтен обойларны әшәкеләттеләр – аларны яңадан ябыштырттык, тәрәзәләрне җимереп бетерделәр, бөтен тишек-тошыклары калды, җаныбыз чыкты алар артыннан фатир ремонтлап, – дип сөйли мәсәлән Дәрдәнә апа. Аны күршеләре дә җөпли. Әйе, диләр, ул вакыттагы торба алмаштыруларыннан соң, җан чыкты фатирны ремонтлап, дип авыр сулыйлар.

Тик хакимият җитәкчелегенең «яхшы» хәбәре бу гына булмаган. Яңа котел куйдыруның бәясен әйтеп тә шатландырганнар.

– Бер фатирга шушындый мич кертү – 120 мең сум диделәр сеңлем! Бу акчаны көнендә түләп бетерә алмасаң, 7 елга бүләләр дә, кредит итеп бирәләр икән. Әллә яшим мин тагын җиде ел, әллә юк, – ди әбиләр. Шуңа өстәп пенсияләренең дә әз булуын сөйлиләр, гел «кирәксез» булган бу котелга чыгармасак та, ул акчаны тотар урын табылыр иде әле, дип уфтаналар. – Бик кайгырабыз! Гомер буе кара эштә эшләп алган пенсиябезне шулай теләсә нәрсәгә тотыйкмы? Безнең дә ашыйсы килә! – ди алар. Ә араларыннан иң кыюы – Дәрдәнә апа. Ул бу акча мәсьәләсен җитәкчелекнең үзенә дә әйткән булган:

– Мин туры сүзле кеше, сеңлем! Шул хакимият җитәкчеләренә бәреп әйттем: кай җирләремнән алыйм аның кадәр акча, дим. Бер түрә мыскыл итеп ташлады: «Һәр йортта сезнең кебек бер начар хатын була инде ул, каршы килә торган», – ди. Бөтен кеше алдында мыскыл итте мине! Мин бит карчык кеше, каян аның кадәр акчалар алыйм?! Ярый да алар елына фәлән кадәр миллионнар эшли, – дип сөйли ул.

АЛТЫН БӘЯСЕ ТОРА

Бу индивидуаль җылыту системасына күчүгә каршы түгел зарланучылар. Аларның җавап таба алмаган берничә соравы гына бар. Беренчедән, моннан биш ел элек, кемнәрнеңдер балкон-тәрәзәләрен җимерә-җимерә торбаларын алыштырган вакытта, йортта яшәүчеләр үзләре үк сорап чыккан булган: «Зинһар, бер пычранган вакытыгызда индивидуаль җылыту системасына да күчерегез инде безне», – дигәннәр. Ул вакытта күчермәделәр дә, хәзер кыйммәтле ремонтлар ясагач, тагын кереп фатирларыбызны мәхшәргә әйләндереп чыгачаклар бит инде, ди алар.

Икенчедән, карчыклар яхшылап аңлап бетерми: бу индивидуаль җылыту системасы дигән әйбер ул чынлап та файдалымы, әллә аның зыяны да бармы? Өченчедән, ни өчен моны керттерү ул кадәр кыйммәт соң? 120 мең сум сорыйлар! «Кибетләрдә мондый ике контурлы мичләр 22 мең сумга да бар. Ә безгә шушы мичне 120 мең сум итеп китереп куялар. Каян алганнар бу бәяләрне?! Ничек шуның кадәр талап була кешене», – ди Буа әбиләре.

…Индивидуаль җылылык системасына күчерү белән Татарстанның газификация фонды шөгыльләнә. Әйе, мондый җылылык миче кую – чынлап та, экономия ясарга булыша. Ләкин аны куйдыру өчен йөзәр мең сум акча сорау – бу халыкны талауның яңа төр формасы һәм моның өчен газификация фонды җитәкчесе Җәүдәт Мидхәтовичкә рәхмәт әйтик. Чөнки мондый бәягә мич урнаштыруны талау димичә, башка сүз белән атап булмый. Әле Буалыларга «повезло». Менә Җәлил бистәсеннән бер укучыбыз шалтыратып зарланган иде – аларда бу хезмәт өчен 150 мең(!) сум сорыйлар икән. Кеше шушы җылыткычны урнаштырам дип, фатирының да астын-өскә китерә, ремонт та ясый, 7 елга кредитка да чума… Һәм бу бәяләрнең чынбарлыктагы бәяләрдән берничә мәртәбә югары икәнен бөтен кеше аңласа да, газификация фондына ни прокуратураның, ни башка берәүләрнең дәгъва белдергәне юк… Ә нигә?

Бу төр җылыту системасына күчүнең тагын бер минусы – җылылык котельный аша, подвал аша уздырылмагач, подъездлар салкын булачак. Беренче катта яшәүчеләрнең идәннәре кыш көннәрендә суык булыр, чөнки подвалдан узган җылылык торбалары алып ташланачак. Безнең әллә кайчан төзелгән иске типтагы күп фатирлы йортлар мондый индивидуаль җылыту системасына җайлашып төзелмәгән, Хрущев заманы йортларының нигезе – подвал. Алардагы җылылыкны өзү бу йортларны какшатачак, монда суыктан соң дымлылыкка, соңрак гөмбәләр үсә башлауга, иң ахырда нигезнең какшавына китерәчәк. Бер көндә генә бу хәл булыр, димибез, әмма иске йортларны индивидуаль җылыту системасына күчерүнең нәтиҗәсе менә шулайрак дип фаразларга мөмкин.

Менә шуларның барысын да исәпкә алып карасаң, мондый нәтиҗә: иртәгә-бүген үләм, дигән кеше өчен бу яхшы. Чөнки үзе үлгәч тә, кредиты туганнарына кала. Өенең җимерелүен дә күрми кала. Ә әле пенсиягә чыкканчы яшим дигән кешегә болардан тыш тагын берничә проблема бар: газификация фонды тәкъдим иткән бу мичләр алтын бәясе торса да, Кореяда гына эшләнгән. Аның гомере озын булыр, дип, ышанып әйтеп булмый. Ватылган саен акча түләп ремонтлатасың икән, тагын кесәңә сугачак. Һәм аның белән күпме интегәсең билгеле түгел.

Буада индивидуаль җылыту системасына Арефьев урамындагы 9нчы йортны киләсе елның җәендә күчерәчәкбез, дип «куркытканнар». Бу йортта яшәүче яшь гаиләләр белән дә аралашкан идем, алар да, бу кадәр сумманы күтәрә алмабыз, баш тартып кына булмасмы, дип кызыксына. Мәсәлән, Зөһрә Хәкимова, «Бездән сез ризамы дип сорап торучы да булмады, факт алдына гына куйдылар. Мәҗбүр итәләр. Ул Корея котелларыннан халык белсәгез ничек зарлана! Төзәтеп җитешә алмыйбыз, гел ватылалар», – диләр».

Ә карчыклар алай ук кырт кисми: бу ике контурлы мичләрне кертсәләр, кертсеннәр, тик башта аңлатсыннар, мондый ат бәясен каян уйлап табып куйган алар! – дип кызыксына.

Буа карчыклары җиде ел кредитка батудан курка

УЛ КАДӘР СОРАМЫЙЛАР

Буа карчыкларының бу зарларын ишеттерү һәм кайбер сорауларына җавап бирү өчен, без Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдиновка шалтыраттык. Ул беренче чиратта бу төр җылыту системасының халык өчен уңайлы булуын сөйләүдән башлады. Әйтик, җәйге чорда ремонт өчен дип, җылылыкны һәм җылы суны аерып куялар, ә ике контурлы мичләр ярдәмендә ел буе теләгән вакытыңда фатирда җылың да, кайнар суың да була, – диде ул.

«Кайбер йортларда яшәүчеләр зарлана: җылылык өчен күп түлибез, әмма өй салкын, – ди. Мондый кешеләргә аеруча да уңайлы булачак бу», – дип аңлата җитәкче.

– Индивидуаль җылытуга күчүдән баш тартып булмый, чөнки котельныйлардагы җылылыкны аергач, аерым бер фатирларга гына җылы килердәй итеп көйләп калдыру мөмкин түгел. 120 мең сум исә, халык арасына чыккан сүз генә ул. Бөтен кешедән дә моның кадәр сорамыйбыз, бөтен фатирларга да бәя андый түгел. Аннан соң, бу бәягә бары тик котел гына түгел, торбаларны алыштыру да, җылылыкка тоташтыру хезмәте дә керә, – дип аңлатты ул миңа.

Халыкның йокысын качырган бу бәяләрнең ни өчен төрле районда төрлечә булуы гына сәер. Әлегә безгә килгән шалтыратулар арасында – Сарман лидерлыкта, бу хезмәтнең бәясе анда 150 мең сум, дип әйттек инде. Җиде елдан соң, кредиты түләнеп беткәч, файдасын күрә дә башлыйсыңдыр, чөнки чынлап та, җылылык өчен түләү кими диләр. Әмма икенче мәсьәлә бар: бу Корея котеллары чыдамаса, аны алыштыру бушлай булачакмы соң? Монысын әлегә хакимияттәгеләр белми… Аннан соң шул 120 – 150 меңеңне елларга бүлеп чыксаң, бүгенге җылылык өчен түләүләр шалкан бәясе генә калмыймы?!

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Буа – Казан

Безнең гәҗит

Бәйле