«Өстәлдәге әйберләрне төрле якка аттым, кызулык белән иремнең яңагына сугып та җибәрдем, иптәшләренең битләренә төкердем»

-- Алина

Мин санаторийләрдә еш булам. Дәваланып, ял иткән вакытта нинди генә язмышлы кешеләр белән аралашмыйсың. «Санта» санаторийсендә минем белән бер бүлмәгә урнашкан Алсинә белән бик дуслашып киттек. Тормышыбызны, баштан үткәннәрне төне буе сөйләшү гадәткә кереп китте. Бер сөйләшүебездә ул түбәндәгеләрне бәян итте. .

. «Мин үзем авылда туып-үстем. Әти-әнием укытучылар, гаиләдә өчәү үстек. Ике абыем янында мин бердәнбер булгангамы, гел минемчә генә булды. Урта мәктәпне тәмамлагач, башка укырга теләгем булмады, бик яшьли Чаллы шәһәренә килеп катыргы–кәгазь фабрикасына эшкә урнаштым. Тулай торакта бер бүлмә бирделәр. Үзем бик иркә кыз булсам да тырышып эшләдем, хезмәтемдә гел макталдым, алдынгылар рәтендә йөрдем. Ике елдан соң КамАЗда эшләүче Илгиз исемле егет белән очраша башладым. Тагын 2 елдан дуслыгыбыз мәхәббәткә әверелде, өйләнештек. Ике ел тулай торакның бер бүлмәсендә яшәдек. Кызыбыз тугач, ике бүлмәле фатир бирделәр. Ирем шулкадәр яхшы иде: чамасыз эчмәде, эшләгән акчасын тулысы белән кайтарып бирде, барлык эшне дә минем белән киңәшеп башкарды. Кыскасы, мин ни дисәм, шул булды. «Кеше бит авырлыкка түзә, рәхәткә түзә алмый», – дигән әйтем бар. Мин дә сынаттым. Юкка-барга гаеп табып, иремә гел бәйләнә идем. Ул, һәрвакыттагыча, эндәшми иде. Аның хисләре, эчке дөньясы, уйлары мине кызыксындырмады, гел минем проблемалар гына хәл ителергә тиеш кебек иде.

Ә көннәрдән беркөнне ул безне ташлап чыгып китте. . .

Бер җәйне Илгизнең әнисе бик авырый башлады, аны авылдан Чаллы больницасына китерделәр, бер ай дәвалагач ул бераз уңайланды. Ирем кайнананы больницадан үзебезгә алып кайтты. Айга якын вакыт үтте, әмма кайнанамны килеп алучы юк. Минем ачу күкрәгемә сыймый. Авылда ике малае, бер кызы була торып, аны мин генә карарга тиешме? «Анаңны кайчан авылына кайтарасың?» – дип янә һәркөнне «талый» башладым. «Ул бит минем газиз әнием, әле терелеп тә бетмәгән килеш, мин аны ничек итеп җибәрим, әле үзе дә мине авылга кайтарыгыз дип тормый бит», – дип ирем гел аклана торган иде.

Бер шимбә көнне кызымны алдым да үзебезнең авылга кайтып киттем. «Әниеңне үзең кара, мине тиз генә көтмә», – дип язу калдырдым. Авылда атнадан артык тордым. Мин китеп 5 көн торганнан соң кайнанам үлгән. Ул җан биргәндә янында кеше булмаган, чөнки ирем эштә булган. Кайнанам егылып чигәсе белән тумбочка кырыена бәрелгән.

Мин килгәндә ирем әнисен күмәргә киткән җирдән авылларыннан кайтмаган иде. Булган хәлләрне күршеләр сөйләде. Ике көннән соң ирем кайтты. Шуннан соң арабыздан «кара мәче» үтте. Шунда ул миңа беренче тапкыр кул күтәрде. 2-3 ай сөйләшмичә йөрдек, аннан соң барысы да әкренләп җайлана төшкәндә мин тагын ялгыштым. Җәйге матур көннәрнең берсендә, эштән кайтып керсәм, ирем ике иптәше белән өстәл артында кәефләнеп утыралар. Соңгы чиккә җитеп ачуым кабарды. Өстәлдәге әйберләрне төрле якка аттым, кызулык белән иремнең яңагына сугып та җибәрдем, иптәшләренең битләренә төкердем. Ирем бу хурлыкны күтәрә алмады, фатирыбыздан бер нәрсә алмыйча чыкты да китте. Бер көн, ике көн, бер атна көттем, ә ул кайтмады. Кызыма ай саен акча җибәрде.

Көннәрдән бер көнне аның өйләнгәнлеген ишеттем. Кайда торганлыкларын белеп, тавыш чыгарып йөрдем, хатынын аертмакчы булдым, барып чыкмады, йөрүләрем бушка булды. Хәзер ике балалары бар, гөр килеп яшиләр ди. Фатирлары, машиналары бар.

Кызым белән дә араларыбыз салкын. Әтисенең чыгып китүендә гел мине гаепли. Хәзер кызым тормышта инде, икенче шәһәрдә яшиләр. Онытылганда бер килеп хәлемне белеп китәләр.

Хәзер үзем пенсия яшендә. Әле дә эшләгән булыр идем, аяклар бик сызлый. Ике бүлмәле фатирда япа-ялгызым торам. Картым булса, бер-беребезгә терәк булып яшәр идек. Бергәләшеп авылларга, ял йортларына йөрер идек. Миңа хәзер яшәүләре бик читенләште. Бөтенләй йөри алмаслык хәлгә төшсәм, кияү белән кызга да сыймасам – нишләргә? Кызым бит минем өчен өзелеп тормый. Көне-төне үткәннәрне уйлыйм да елыйм. Ник кенә сабыр булмадым, ник кенә дуамал кыландым икән? Тормыш итәр өчен барлык шартларым бар, ләкин мин бәхетсез. Ялгызлыгым белән бәхетсез. Яшьлектәге хаталарыма үкенәм, ләкин моннан ни файда. . . Терсәк бик якын да бит, ләкин тешләп булмый шул. Яшьләр минем кебек хаталанмасыннар, ялгышмасыннар иде. Тормыш булгач, яшьлектә дә, картлыкта да төрле хәлләр, авырлыклар килеп чыгарга мөмкин, ләкин барысын да төптән уйлап, сабыр, түзем булырга кирәк. Юкка гына «Сабыр төбе – сары алтын» дип әйтмиләр инде», – дип сүзен тәмамлады Алсинә.

 

 

 

Фәризә ГАЛӘҮТДИНОВА. Безнең гәҗит
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий