Татарстанда көчле бураннарның күпме дәвам итәчәге билгеле

-- Лэйсирэ

Татарстан территориясенә көньяк-көнбатыштан килгән циклон йогынтысында кар-бураннар өч көн булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Республикада бүген көн ахырына кадәр 5 — 7 мм күләмендә кар явачак. 25, 26 һәм 27 декабрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы саклана, вакыт-вакыт көньяк-көнчыгыштан искән көчле җилнең тизлеге 18 метрга кадәр җитә.

Шул ук вакытта буран һәм кар явуы көтелә. 26 декабрьдә көндез һәм 27 декабрьдә төнлә урыны белән көчле буран көтелә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил була. Синоптиклар бу көннәрдә 10–15 мм кар явачак, дип фаразлый.

Иртәгә, 25 декабрьдә, төнлә һава температурасы — 13 градус, аязганда — 16 градус була. Көндез бераз җылыта һәм -6, -11 градус салкын көтелә.

26 декабрьдә төнлә -15 градус, аязганда -20 градус, ә көндез -5, -10 градус булуы көтелә. 27 декабрьдә көндез -3 градус салкын була,диелгән әлеге хәбәрдә.

Моңа кадәр “Татар-информ” Татарстандла ЮХИДИ хезмәткәрләренең машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыгудан тыелып торырга киңәш итүен хәбәр итте.

Фото: tatar-inform

Бәйле