ТНВда “Татарстан хәбәрләре”н алып баручы Айгөл Бәдретдинова балачак серләрен чишә

-- Лэйсирэ

“ТНВ” каналында “Татарстан хәбәрләре”н алып баручы Айгөл Бәдретдинова экраннан бик җитди, хәтта бераз усалрак та күренә. Әмма тормышта ул гади һәм йомшак күңелле.

— Әгәр һөнәр алыштырырга дисәләр, коткаручы яки хайваннарны яклаучы булыр идем. Ярдәм көткән кешеләр яныннан узып китү бик авыр. Кызганыч, барысына да булышу мөмкин түгел шул, — ди Айгөл. — Тылсымлы көчем булса, бөтенесен дә сәламәт һәм бәхетле итәр идем. Күпләр бәхетсез булганга усаллана, негатив тарата. Мин һәрнәрсәдә рухый гармония яклы.

— Айгөл, нәни чагыңны искә төшерик әле.

— Казанда тудым… Күп вакытны авылда, әни ягында үткәрергә тырыштым. Бөтен балачак хатирәләре, күңелле һәм иң бәхетле мизгелләр Аксубай белән бәйле. Кечкенә вакытта, малайлар кебек, бик шук һәм хәрәкәтчән идем. Шуңа да гел кызык хәлләргә эләктем. Агач ботагында эленеп калу, турниктан егылып төшү, әни кер чайкаганда, көзге суыкта кием белән инешкә чуму…

— Телевидениедә хезмәт юлы нинди тапшыруда башланды?

— Журналистика һәм социология факультетының II курсында укыганда, практика узарга телевидениегә килдем. Әлбәттә, ике куллап көтеп торучы булмады. Шуңа карамастан, “ТНВ”да эшләргә теләүче, үз һөнәрен ихлас яратучыларга һәрчак юл ачык. Иң мөһиме — тырыш, үзсүзле, үткен булырга, тик шул ук вакытта үз урыныңны белергә, ягъни олылар, тәҗрибәле журналистлар тәнкыйтен аек акыл белән кабул итәргә. Бу — яшьләргә киңәшем. Шуларны үтәвем аркасында телевидениедә калдым да. Башта “Хәерле иртә!” тапшыруында видеосюжетлар эшләргә өйрәндем, үзем текст язу, тапшырулар төшерергә чыгу, текст уку… — нечкәлекләре күп. Кайчак төнге сәгать 12 гә кадәр сюжетлар монтажлап утыра идек. Барысы да кызык булды. 3-4 елда күп нәрсәгә төшендем. Эфирда беренче күренүем дә “Хәерле иртә!”дә булды. Иртән тамашачыны һава торышы белән таныштыра башладым. Соңрак “Һава торышы”н алып барырга тәкъдим иттеләр. “Татарстан хәбәрләре”нә кастинг игълан ителгәч, шунда бардым. Анда бөтенләй башка тормыш башланды: җаваплылык та зур, тематика да башка, шуңа өстәп туры эфир…

— Эштән тыш, нинди кызыксынуларың бар?

— Сәяхәт итәргә яратам. Мөмкинлек булган саен, каядыр барырга тырышам. Кызганыч, әлегә сәяхәтләр елга бер чит илгә чыгу белән чикләнә. Мөмкинлегем булса, гел кайтып кермәс идем. Быел октябрьдә Төркиянең Фетхие курортында ял иттек, анда бару әнинең теләге иде. Бик ошады.

Атнага ике мәртәбә спорт белән шөгыльләнәм. Китап укырга яратам, әмма соңгы арада буш вакыт табып булмый. Китап уку хоббидан хыялга әйләнде бугай инде. Ден Браун әсәрләрен яратам. Миңа тарих, борынгы чорлар рухы, яшәү рәвеше кызык. Соңгы укыган китабым — “Зөләйха күзләрен ача” романы.

Пешерергә яратам. Ашыгып, тиз генә дип түгел, ә тәмен белеп, рәтен китереп һәм якыннарга ошарлык итеп. Ризыкларны ресторандагыча, өстәлгә куеп, матур савытларга салып… — кыскасы, бу эш ошый. Ләкин өйгә йокларга гына кайтам. Шуңа ашарга пешерү дә хобби булып кала (елмая)…

Лилия ЙОСЫПОВА.

Фото: ТНВ
(Тулырак «Ирек мәйданы» газетасының 13 декабрь санында.)

Бәйле