«Ишекне ватып керми хәлләре булмый. Керсәләр, ни күрәләр?!» [Яңа ел маҗарасы]

-- Лэйсирэ

Бәйрәм алдыннан дустым белән бергә ял итәргә сөйләштек. Иң яхшы ял кайда? Билгеле, мунчада. Аерым саунасы да, бассейны да булган номер алып, күңелле генә ял итә башладык. Үзебез белән алган сый да мулдан, бу рәхәтне тагын бер сәгатькә озайтырга булдык. Утыра торгач, шактый гына салынган, исергәнбез.

Калганын инде кешеләр сөйләве буенча гына беләбез. Сауналар рәттән тезелеп тора. Берәр номерда каты тавыш булса, күршедәгеләргә дә ишетелә. Безнең бәхеткә, күрше номерда бер эшче ремонт ясап яткан чакка эләккәнбез. Берзаман бу кеше без бәйрәм иткән номердан бик каты тавыш ишетә. Күп тә үтми, сауна ишегенә типкәли башлыйлар. Бераздан бар да тына. «Кем шулай кычкырды икән, бу юньле хәл түгел. Номердан чыккан кеше дә күренми», – дип, теге эшче слесарьга хәбәр итә. Номерга керер өчен ишекне ватарга кирәк, ә начальниклары каядыр йомыш белән китеп барган. Болар ишекне ватуны үз өсләренә алырга кыймыйча, тагын күпмедер вакыт көтеп карарга була. Чыгучы кеше күренмәгәч, ишекне ватып керми хәлләре булмый. Керсәләр, ни күрәләр?! Икебез ике җирдә – беребез ләүкә астында, икенчебез ләүкәдә аңсыз ята. Үлгәннәрме, исәннәрме – белерлек тә түгел. Слесарь: «Ләүкә астындагысы үлгән, ичмасам, монысын коткарыйк», – дигәч, мине тиз генә киенү бүлмәсенә алып чыгып, ашыгыч ярдәм чакыралар. Ул арада шәфкать туташы уколлар кадый. Мунчада кеше киемнән утырмый бит инде, болар да мине табиблар килешкә иптәшемнең киемнәренә киендереп куя. Шушы ыгы-зыгы арасында ләүкә астында яткан дустым онытыла. Мине больницага озатып җибәрүгә, исләренә төшеп, номерга керсәләр, «мәеттән» җилләр искән! Аңына килгән дә, мунчадан чыгып сыпырган бу.

Хатыннарыбызга шактый мәшәкать тудырдык без ул вакытта. Киемнәрнең кайсысы кемнеке икәнен барлап, алыштырып йөрделәр. Миңа исә Яңа елны больницада каршыларга туры килде. Тәнемнең пешкән, шешкән урыннарын дәвалап ятканда гына башыма барып җитте: исерек баштан, без бит ишекнең кайсы якка ачылганын бутаганбыз. Ачмакчы булып, без аны кире якка типкәләгәнбез. Соңлап булса да, эчүнең юньлегә илтмәгәнен аңладым.

Дальфир ГАЛИМОВ,

Кукмара шәһәре, Безнең гәҗит

Фото: https://pixabay.com

Бәйле