«Каенана белән 17 ел тордык. Әмма аннан соң тәмуг башланды» — Акчарлак

-- Лэйсирэ

Редакциягә шалтыратучы: “Балаларны әтиләре йортыннан мәхрүм иттеләр, урамга куып чыгардылар. Алар бит шунда туган, шунда үскән, ул – аларның туган йорты, туган нигезе”, – дигән иде.

– Ноябрьнең 17сендә отпускага чыктым, бер-ике көн торды микән, Илсур айнымый эчә башлады. Моңа кадәр дә аракысыз тормады, эчә, аннан айный, берәр ай туктап тора иде, бу юлы бәйдән ычкынгандай кыланды, көнне, төнне белмәде, – ди Ләйсән.

– Улының шул көнгә калуын күрү каенанаңа да җиңел булмагандыр, ул ни диде соң? – дип сорыйм аннан.

– “Үлсәң, еларбыз да туктарбыз”, – дип әйтә иде…

– Ә шулкадәр эчәргә акча каян алды соң ул?

– Кем белгән? Аракы бирделәр микән? Элек болай түгел, кайтып ята, икенче көнне торып эшкә китә иде. Икенче кыз тугач, күпкә китә башлады. Фаҗига булыр алдыннан каенана белән икәү аның кайтканын көтәбез, аннан аракысын кайда яшергәнен карап тора идек. Аннары шешәсенең ярты аракысын бушатып, су кушабыз, ә ул аны сизми. Тора-бара гел түгеп бетереп, су салдык, аракы дип эчте. Төнлә чыгып китә, вакытны чамаламый башлады. Аннан, кайтып керә, йоклап ала, аракы сорый. Балалардан да таптырды, “сез яшереп куйгансыз” дип әйтә, әмма беркайчан да кул күтәрми иде. Соңгы вакытта төнге күлмәкләр белән Илсур артыннан чыга башладык, бәйләп куйган да булды. Ә беркөнне олы кызым: “Әти, кая барасың?” – дип кулына ябышкан иде, Илсур аны өскә күтәреп атып бәрде, кызыбыз чак бусагага барып төшмәде, – ди Ләйсән бите буйлап аккан яшьләрен сөртеп.

– Нишләп дәваланырга алып бармадыгыз? Гомумән, дәвалап карадыгызмы? – дип сорыйм аннан.

– Төнге өчтә Казанга – наркодиспансерга да алып чыгып киттек. Табиблар: “Айныйса – айный, айнымаса – юк”, – дип кайтарып җибәрделәр. Туганнарына да кирәкми иде инде ул. 9 декабрь көнне тагын шул ук хәл. Стена белән диван арасындагы кечкенә генә аралыкка кереп ятты. Сөйрәп торгыза башлагач: “Күрше абый чакыра”, – дип, үлгән абыйның исемен әйтте. Ут чыбыкларын өзеп бетерде, – ди Ләйсән.

Бу үтә күңелсез хәлләрнең ахыры шулкадәр аяныч тәмамланыр дип уйламаганнардыр инде, белгән булсалар, туганнары җыелып кайтып, чарасын күрер иделәр. Ә болай, гомер буе эчкән Илсур турында “айныр әле” дип фикер йөрткәннәрдер.

10 декабрь. Ләйсән әйтүенчә, акыллы кешене хәтерләтми инде Илсур. Аракы сорый, “бозауны суеп сатам” дип, өйдәгеләрне янә борчуга сала. “Болай яшәп булмый бит инде, китәм”, – дип тә карый хатын. Аннан, ишегалдында торган машина ачкычларын яшерә. Ул да булмый, күрше хатыны керә, ә чыгып барышлый гаражда бауда асылынып торучы Илсурны күреп, кабат өйгә йөгереп керә. Өнсез калган Ләйсән җан биргән ирен баудан кисеп төшерә.

Әйтүе генә ансат, менә шуларны кичерергә Ходай язмасын! Әнисе Наҗия апа да бар бит әле! Нинди генә булса да, бала бала бит инде ул! Кан саугандыр ана йөрәгенә, үзәкләре өзелгәндер…

– Каенана белән 17 ел тордык, төрле вакытлар булгандыр. Әмма Илсурның үлеменнән соң тәмуг башланды. Мин Апаста кибеттә эшли идем. Иртән торып малларны карыйм, балаларны мәктәпкә озатам, аннан, эшкә чыгып китәм. Балалар кайта, ашарга юк. Каенана үзенә генә пешереп ашый. Зур кызым 9 сыйныфта укый иде, мин әзерләп киткәнне җылытып көн күрделәр. Ул аларны “ияртеп килгән балалар” дип атады, “кеше белән йөрисең” дип җанга тиде. Әниләр килеп сөйләшеп тә карады, “исемен әйт, әйдә, йөргән кешесен алып киләбез”, диделәр. “Илсурны син үтердең”, – дип каһәрләде. Утка, газга да без түләдек. Бу шартларда берәү дә яши алмас иде, балаларны ияртеп, әниләргә кайтып киттем, – ди Ләйсән.

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 27 декабрьдә чыгачак 51 нче саныннан укырга була.

Фото: https://pixabay.com

Бәйле