Альберт Нурминский кем турында «Никадәр ахмаграк булса, шул кадәрле популяр” ди?

-- Лэйсирэ

Яшьләрдә рухи сыйфатлар һәм кеше кыйммәтләре бетеп бара дип саный Татарстанның популяр рэперы Нурминский. Бу хакта ул “Интертат” электрон газетасына биргән интервью вакытында әйтте, дип яза Татар-информ.

Моның сәбәбен музыкант хәзерге вакытта интернетта популярлык җыючы мәгънәсез клипларда һәм блогерларның акча артыннан куу теләгендә күрә. “Клип никадәр ахмаграк булса, ул шул кадәрле популяр”, — ди ул. – “Хәзерге клипларда кешелеклек юк. Бөтен клипларда үтерү, мәетләр белән видеога төшү”.

Хәзерге блогерларны ул мазохист дип тә атый. “Алар үзләрен пешерәләр, суыкта телләрен тимергә ябыштыралар… Кеше карый. Әйе, алар, үзләренә зыян китереп, шуның белән коточкыч популярлык эшлиләр. Алар үзләренә язылучылар җыялар, шуның белән акча эшлиләр”, — ди ул.

Нурминский фикеренчә, кайбер рэперлар да үзләренә тиз популярлык җыю өчен чикне узарга әзер.

“Алар бит чикне уза торган текстларны болай гына язмый, алар үзләрен күрсәтергә тели. Мин дә ул юлны сайлый алыр идем. Тик миңа ул кирәк түгел. Чөнки мин кешелеклек яклы. Мин деградация яклы түгел. Шуңа да мин андый җырлар язмыйм”, — диде Нурминский.

Фото: https://vk.com

Бәйле