Казанда бер ир-ат корпоративта булган низагтан соң комага киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Росгвариянең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

« 25 декабрь төнге сәгать икедә шәһәрнең ведомстводан тыш сак идарәсенең үзәкләштерелгән күзәтү пунктына Казанның Яңа Савин урамындагы бер күңел ачу бинасыннан сигнал килгән. Урынга шунда ук Росгвардиянең ведомстводан тыш сак экипажы юл тоткан», — диделәр идарәнең матбугат хезмәтендә.

Ресторан хезмәткәре росгвардиячеләргә сөйләгәнчә, төрле компанияләрдә ял иткән ике ир-ат урамга тәмәке тартырга чыккан. Клиентлар арасында низаг килеп чыккан һәм аларның берсе икенчесен этеп җибәргән.

Егылган ир-ат башын бордюрга бәргән һәм аңын югалткан.Имгәнгән ир-атны 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Хәзер ул комада ята.Росгвардия хезмәткәрләре низагта гаепле ир-атны тоткарлап, полицейскийларга тапшырган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

 

 

tatar-inform

Бәйле