«6 яшьлек сабыйны паралич суккан, уң күзе сукырайган»

-- Лэйсирэ

“Зәкят” хәйрия фонды авыру балаларга ярдәм йөзеннән оештырылган “Без синең белән!” хәйрия акциясен дәвам иттерә. Бу атнада әлеге акция кысаларында 6 яшьлек Гүзәл Ногманованы дәвалауга акча җыю игълан ителде. Сабыйда – баш мие яман шеше. Шушы кыска гына гомере эчендә ул барлыгы биш операция кичергән. Инсульт булып, уң як гәүдәсен паралич суккан, уң күзе сукырайган, дип хәбәр итә dumrt.

Бүген Гүзәл табибларның даими күзәтүе астында. Яман шеш үсә башлау белән, балага нурланыш терапиясе алу киңәш ителә. Әмма бу очракта гадәти нурланыш белән дәваларга ярамый. Күрү сәләтен саклап калу өчен, нәкъ менә Протон терапиясен кулланырга кирәк. Табиблар, бу ысул бик нәтиҗәле, яман шеш үсешен озакка, хәтта гелгә дә туктата ала, өстәмә зарарлар да азрак булачак, дип ышандыра.

Гүзәлне Мюнхен шәһәрендәге Ринекер протон терапиясе клиникасында дәвалануга чакырганнар инде. Тик моның өчен шактый зур сумма – 71 мең евро, ягъни 5 миллион 350 мең сум күләмендә акча кирәк. Хәзерге вакытта барлыгы 61 мең 858 сум җыелган. Кызның гомерен саклап калуда һәр минут кадерле. Мондый авыр чакта 10 сум да, 100 сум да сизелерлек өлеш кертә ала.

Хөрмәтле дин кадәшләребез, әгәр сезнең игелек кыласыгыз һәм кечкенә иңнәренә бик зур сынаулар төшкән Гүзәлгә ярдәм кулы сузасыгыз килсә, ЗАКЯТ сүзен язып, 7715 номерына SMS җибәрегез! Акчаны шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына күчерергә мөмкин. (Әлмәтов И.М. картасы). Өстәмә мәгълүматны Татарстан Диния Нәзарәтенең “Зәкят” Хәйрия фондында (843) 225-33-22 номеры буенча шалтыратып белергә була.

Бәйле