Казанда билгесез кеше пистолет белән һөҗүм итә: ир-атлар авыр хәлдә [видео]

-- Лэйсирэ

Казанда атыш вакытында ике ир-ат каты яраланган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ике ирне ашыгыч ярдәм машинасында 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә китерделәр.
«Зыян күрүчеләргә операция ясадылар. Хәзерге вакытта яралыларның торышын табиблар авыр һәм бик авыр дип бәялиләр», — дип аңлатты ведомствоның матбугат секретаре Әлфия Хәсәнова.
Агентлык язуынча, кичә Островский һәм Университет урамнары киселешендә билгесез кеше пистолет белән һөҗүм иткән.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий