Татарстанда коткаручылар М7 юлында өшегән кешеләргә ярдәм итә

-- Алина

25 декабрь Татарстанда коткаручылар Түбән Новгород өлкәсеннән М7 юлында өшегән кешеләргә ярдәм иткәннәр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә, ягъни 25 декабрь көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Мәскәү – Уфа юлының Омар һәм Кирмән авыллары арасында 962нче километрында Түбән Новгород өлкәсеннән булган “Киа” машинасының юл кырыена төшеп киткәнлеге турында хәбәр иткәннәр.

26 яшьлек кыз һәм егет юл-транспорт һәлакәте булган урында өшегәннәр. Урынга килгән 5нче зона янгын-сүндерү коткаручылары аларга кайнар чәй эчергән, аннан якындагы сервиска эвакуатор килгәнне көтәргә дип озатып куйган.

 

 

 

tatar-inform

Бәйле